Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КӨЛЛИЯТ КОМАНДАСЫ – ҖИҢҮЧЕ

Саба аграр көллияте студентлары Фәнзил Нәҗмет­динов, Алинә Зәйнуллина, Фәнис Гайнетдинов Казан­да ЮХИДИ республика идарәсенең административ комплексында үткәрелгән “Автосессия-2019” студент-автомобильчеләр конкурсында зур уңышка ирештеләр.

Ярышта катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрен, машинада фигуралы йөрү буенча осталыкларын, “Юлларда иминлек – авариясез  хәрәкәт” дигән баш астында социаль реклама баннерлары, видеороликлар  ясауда талантларын күрсәттеләр. Әлеге турлар буенча тупланган очколар гомуми зачетта Саба аграр  көллияте  командасын җиңүче итте. Фәнзил  Нәҗметдинов шәхси зачетта да призер булды: 2нче  урынны  алды. 

Фото: ГИБДД МВД по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев