Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Комсомол – тормыш мәктәбем

90-еллар башында, СССР таркалу нәтиҗәсендә яшәүдән туктап, исеме тарих битләренә күчкән совет яшьләре оешмасы Комсомол төзелүгә 29 нчы октябрьдә 100 ел тула. Әлеге тарихи дата уңаеннан кызыклы уй-фикерләре белән уртаклашу өчен редакциябезгә үзенең хезмәт карьерасын комсомолда чыныгудан башлаган күренекле райондашыбыз Зөлфирә Котдүс кызы Иксанованы чакырдык. Укучылар игътибарына әлеге әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Зөлфирә Котдусовна, иң элек комсомол төшенчәсенә ачыклык кертеп узыйк әле...

Комсомол – СССР дип аталган мәгърур, куәтле илебездә 1918 елдан алып 1991 елга кадәр эшләгән яшьләр оешмасы. Оешманың тулаем атамасы – “Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Берләшмәсе”. “ВЛКСМ” аббревиатурасы һәм “Комсомол” термины әлеге яшьләр оешмасының тулаем атамасыннан кыскартып ясалган исемнәр.Комсомол оешмасы 1918 елның 29 октябрендә яшь Советлар иленә сәяси һәм икътисади яктан аеруча куркыныч туган чорда гәмәлгә кертелгән. Һәм төзелүенең беренче көннәреннән үк ул үз сафларына иң алдынгы фикерле, белемгә, яңалыкка омтылучы талантлы, кыю йөрәкле, Ватаныбыз хакына гомерләрен дә аямаучы яшьләрне берләштергән.

Комсомол тарихы иксез-чиксез илебезнең катлаулы һәм гыйбрәтле тарихыннан аерылгысыз. Гражданнар сугышы, коллективизация, илдә наданлыкны бетерү, Бөек Ватан сугышы, илне сугыш хәрәбәләреннән торгызу, чирәм җирләрне күтәрү, бөек төзелешләр: БАМ, ДнепроГЭС, Комсомольск на Амуре, Чиләбе трактор заводы, КамАЗ төзү кебек илебез язмышы өчен аеруча катлаулы һәм хәлиткеч чорларда Комсомол һәрвакыт ялкынлы сүзләре, кыю эшчәнлеге һәм кабатланмас геройлык үрнәкләре белән тарих битләренә мәңгегә онытылмаслык булып кереп калдылар. Комсомол оешмасы оешкан чордан 1991 елга кадәр илебездә 14 яше тулган һәрбер яшь кеше үзалдына әлеге оешма әгъзасы булуны максат итеп куйды һәм шуңа ирешү өчен тырышты. Миллионлаган егет-кызларыбыз комсомолда чыныгу алып олы тормышка аяк бастылар. Бүгенге көндә илебездә, республикабызда һәм районыбызда гомер итүче 40 яшьтән өлкәнрәкләр һәммәсе дә комсомол оешмасында тәрбияләнгәннәр, һәм һичшиксез алар комсомолда үткән яшьлекләрен бүген дә җылы хисләр белән генә искә алалардыр.

Сезнең тормышыгызда комсомол нинди эз калдырды?

Октябрят, пионер, комсомол – болар минем балачагым, мәктәп елларым, яшьлегем кайтавазы. Комсомол сүзен мин исә беренче гаиләдә, миннән олырак апа-абыйларымның канатланып өйгә кайтып: “мине комсомолга алдылар”, - дигән сөенечле хәбәрләре аша ишеттем. Ә мәктәптә укый башлагач, Олег Кошевой, Зоя Космодемъянская, Александр Матросов кебек геройлар образлары минем күңелемдә комсомолга карата аеруча зур кызыксыну, хөрмәт хисләре тудырдылар һәм комсомол сафларына керергә омтылу теләген тагын да ныгыттылар. Гомүмән, без мәктәптә укыган елларда комсомолның чын-чынлап гөрләп эшләгән чорлары иде. Комсомолларның күркәм эшләре хакында радио, гәҗит-журналлар аша укып ишетеп тора идек, шулай ук пионер, комсомол оешмалары эшчәнлегендә актив катнашу да, яшь буынга күпкырлы тәрбия бирүнең отышлы алымы булса, икенчедән, бездә – яшьләр

күңелендә, комсомол оешмасы эшчәнлеге мәгънәсенә төшенергә ярдәм итте һәм яшьләрне әлеге оешмага тартты.

 

Комсомол сафына ничек килдегез?

Әле дә хәтеремдә, 1970 елның матур көзе иде. Комсомолның 52 еллыгына әзерлек көннәре. Сабадан ВЛКСМ райкомының бюро членнары безнең Шәтке сигезьеллык мәктәбенә 8-класс егет-кызларын комсомол сафларына алырга килделәр. Кабул итү укытучылар бүлмәсендә, ягъни “учительская”да бара. 8-класслар ишек төбендә дулкынланып басып торалар һәм берәмләп, чират белән бюрога керә баралар. Мин әле ул елны 7 класста гына укыйм һәм мәктәп буенча дружина Советы председателе булып торам. Барлык җәмәгать эшләрендә 8-нче класслар да катнаша иделәр. Алар ВЛКСМ сафларына әзерләнә башлаган көннәрдән башлап, минем күңелдә бер генә теләк яши: комсомол сафларына керергә! Устав нигезендә яшем җитмәгәнен дә аңлыйм, әмма озак вакытлар күңелдә йөргән теләк, омтылыш мине адым саен әлеге хыялны тормышка ашырырга өнди. Уставны ныклап өйрәндем, ятлап бетердем. Мәктәбебез буенча, эшләнгән, эшләячәк пионер эшләрен әллә ничә төн йокламыйча күңелемнән барлап чыктым. Үземнең хыялымны директор абыйга, сыйныф җитәкчесенә җиткердем. Алар миңа гариза язарга рөхсәт бирделәр. 8-сыйныфның барлык егет-кызлары учительскаяга комсомол райкомының күчмә бюро утырышына кереп чыккач, тәвәккәлләп, мин бүлмә эченә уздым. Килеп кергәч тә, бермәл нәрсә әйтергә дә белмичә туктап калдым, бүлмәдә өстәл тирәли кино артистлары кебек чибәр, пөхтә һәм заманча киенгән, күзләреннән, йөзләреннән яшьлек нурлары сирпелеп торган, ягымлы карашлы бер төркем егет-кызлар утыра иде. Аларның җылы карашын күргәч, мин бөтен батырлыгымны җыеп; “миңа 14 яшь әле киләсе елда гына тула, әмма минем бик тә комсомол буласым килә,” – дип, өстәлгә гаризамны куйдым.

- Нигә алай ашыгасың соң? Киләсе елга, 14 яшь тулгач алырбыз,” – диде киң җилкәле баһадир гәүдәле егет.

Ул сорауга мин: “8 класс укучылары комсомолга кергәч пионер эшләренә бик катнашасылары килмәсә, мин дружина советы председателе буларак, аларны мәктәп эшләренә тарта алмам дип борчылам. Ә мин узем дә комсомол әгъзасы булсам, мин аларга: “без комсомоллар, бергәләшеп пионер отрядларын шефка алып, мәктәбебездә пионер-комсомол эшчәнлеген бергә алып барыйк,” – дип әйтә алыр идем. Һәм аларның минем сүземне тыңламаслык сәбәпләре булмас иде; - дип җавап бирдем. Минем сүзләрдән алар дәррәү көлеп җибәрделәр. Мин тагын ашыга-ашыга: “Герой-шагыйрь Муса Җәлил дә комсомолга 13-яшьтән кергән бит,” - дип өстәдем. Шуннан соң теге баһадир гәүдәле егет белән өстәлнең түрендә ук утыручы чибәр кыз әкрен генә сөйләшеп алдылар да, миңа устав буенча, мәктәп тормышы, пионер эшләренә кагылышлы сораулар бирделәр. (Күп еллардан соң вуз тәмамлап Сабага эшкә кайткач бу кызның ул чорда ВЛКСМ райкомы 1 секретаре Земфира Сафа кызы Вәлиева, ә баһадир гәүдәле егетнең Саба ВЛКСМ райкомының 2 секретаре Миннислам Әхмәт улы Ногманов икәнлекләрен белдем).

Бюро утырышын алып баручы кыз: “Без ВЛКСМ райкомы бюросы членнары барыбыз да бертавышман сине комсомол сафларына алырга дип карар кабул иттек. Мондый көчле теләккә каршы килеп булмый. Пионер эшен комсомол члены булып алып бар. Ә комсомол билетын нәкъ 14 яшең тулгач тапшырырбыз,” – дип белдерде. Бу вакытта минем шатлыгымны сүзләр белән аңлатым бирю мөмкин түгел иде.

Миңа шундый шатлык-сөенеч китергән әлеге якты көнне мин һәрчак елмаеп, аеруча бер җылылык белән искә алам.

Һәм иң мөһиме шул меңләгән, миллионлаган совет яшьләре нәкъ әнә шундый хис-тойгылар белән ВЛКСМ сафларына керделәр, ялкынлы комсомол тормышы белән яшәделәр, үстеләр, ныгыдылар һәм зур тормышка кереп киттеләр. Бу комсомолның илебез яшьләре тормышында мөһим бер урын, югары дәрәҗә биләгәнлеген дәлилли, аларның кеше буларак формалашуына керткән бәхәссез өлеше хакында раслый.

Саба районының ВЛКСМ райкомы секретаре булып эшләгән елларга кагылышлы хатирәләрегез белән бүлешсәгез иде.

Бу сорауга җавап биргәнче минем шуны ассызыклап үтәсем килә:

- Әлеге чорга мин комсомол эшчәнлеге буенча беркадәр тәҗрибә туплап килдем. Олы Нырсы урта мәктәбендә 9-10 сыйныфта укыганда сыйныф комсоргы, Казан Дәүләт педагогия институтында укыган чорда 5 ел буе группа комсоргы, институт тәмамлап Шәтке 8-еллык мәктәбендә укыткан чорда “Большевик” колхозының комсомол оешмасын җитәкләү – болар һәммәсе миңа комсомол эшчәнлегенең асылына, төшенергә, яшьләрне аңларга өйрәнергә, аларны кызыксындыра белү серләрен ачарга, гомүмән, яшьләр белән төрле юнәлешләрдә эшләү нечкәлекләренә өйрәнергә ярдәм итте. Һәм бу тәҗрибә алдагы хезмәтемдә, ягъни Саба ВЛКСМ райкомында эшләгән елларда миңа эшемдә бик зур этәргеч булды.

1981 елның августында ВЛКСМның Саба район комитеты Пленумында мине Саба ВЛКСМ райкомы секретаре постына сайладылар. Һәм 1981 елның 14 августыннан 1985 елның 25 декабренә кадәр чорда миңа комсомол эшчәнлеге белән чын мәгънәсендә киң масштабта шогыльләнү насыйп булды.

ВЛКСМ райкомы аппаратында ул елларда зыялы, талантлы егет кызлар тупланган иде.

1 секретарь постында белемле, көчле трибун, тормыш һәм эш тәҗрибәсенә ия Расих Хәсән улы Сабиров, аңардан соң – көчле оештыру сәләтенә ия Фуат Гадельша улы Әхмәтшин, аннан соң Рәис Әрхәми улы Мостафин, 2 секретарь постында эшчән, һәрчак яңалыкка омтылучан, оста җырчы һәм музыкант Рәшидә Хабибрахман кызы Кәримова, аңардан соң – күпкырлы талантлы, тирән белемгә ия Казан егете Газинур Гариф улы Шиһапов эшләделәр.

Эшчән кешелекле һәм ягымлы булулары белән нык истә калган Саба кызлары Рузия Мөбәрәк кызы Гасимова, Рузалия Миннебай кызы Иванова аппаратта теркәү секторын һәрчак тиешле тәртиптә тоттылар. Симет егете Мөхәммәт Харисов, Саба егете Рөстәм Ибраһим улы Рәхимов, Мидхәт Дәүләтша улы Мөбәрәкшин, Илгизәр Гәлихан улы Шамилов, Фиргать Шакирҗанов төрле елларда ВЛКСМ райкомы инструкторлары булып эшләделәр. Машбюрода эшләгән кызлар Нәфисә Ибнеева, Әлфия Вафи кызы

Сәлимова, Рушания Гәлиева, бетмәс-төкәнмәс докладлар, чыгышлар, сценарийлар, гәҗит-журналларга мәкаләләрне һәрчак сыйфатлы итеп һәм үз вакытында өлгерттеләр.

ВЛКСМ аппаратында һәркемнең хезмәт вазыйфалары төгәл билгеләнгән иде. Һәрберебез үзенә тапшырылган эшне төгәл һәм сыйфатлы итем тиешле вакыт кысаларына сыешып башкара идек. Ул чорда районыбыз үз составына бүгенге Саба, Теләче районнарын берләштергәнлектән, эш мәйданы зур, һәрберебездә көч-энергия ташып тора, яңа идеялар туып тора. Һәм илһамланып, уртак теләк-омтылыш белән районда комсомол эшен гөрләтеп алып барабыз. Көне-төне хуҗалыкларга, оешмаларга, мәктәпләргә чыгабыз һәм һәр җирдә яшьләр өчен кызыклы да, файдалы да булган эшләр оештырабыз. Ул арада зур әзерлек белән Саба ВЛКСМ райкомы бюросы утырышлары, комсомол Пленумнары уткәреп, яшьләр тормышында көн кадагына сугучы проблемаларны уртага салып тикшерәбез. Ял көннәрендә зур масштабта район күләмендә яшьләр өчен ял итү, күңел ачу чаралары, спорт ярышлары, мәдәни бәйгеләр, хезмәт өмәләре һ.б. бик күп төрле чаралар оештырабыз.

Район мәдәният йортында даими рәвештә үткәрелүче “Ягез әле, кызлар!”, “Ягез әле, егетләр!”, яки солдат хатларын уку кичәләре, яшьләр арасында җыр, нәфис сүз бәйгеләре, комсомол туйлары, бәләкәй авыллар бәйрәмнәре, иртә язда таңнан торып җирдә туң эрегәнче һәм кояш чыкканчы йөзләгән комсомол егет-кызлар белән колхоз-совхоз кырларына чиләкләп ашлама сибеп йөрүләр, җәйге челләләрдә колхоз-совхоз басуларында, ындыр табакларында, җәйләүләрдә комсомол агитбригадалары белән ялкынлы чыгышлар оештыру дисеңме... боларның күбесе әле дә истә. Бер эштән дә йөз чөермәдек, үзебезнең төп эшебезне башкару белән бергә, ял көннәребездә кулга көрәк, сәнәк тотып, печән әзерләү, кышка яшел азык туплау, бәрәңге алу һ.б. эшләрдә дә бик теләп һәм ихластан катнаштык. Һәм шунысы бик матур булып хәтердә уелып калган: без ВЛКСМ райкомы аппараты хезмәткәрләре, район күләмендә чаралар оештыруны һәрчак район мәдәният йорты, китапханә район мәгариф бүлеге, профсоюз оешмалары, җирле радио, “Җиңү Байрагы” гәҗите редакциясе һ.б. бик күп сфералар белән кулга-кул тотышынып бергәлектә башкардык. Район яшьләрен күпләп җыеп зур-зур чаралар оештыру өчен без булышлык итүләрен үтенеп мөрәҗәгать иткән очракларда район кулланучылар җәмгыяте, район үзәк больницасы, район эчке эшләр бүлеге, дәүләт автоинспекциясе һ.б. шундый җитди оешмаларның җитәкчелеге безгә даими ярдәм күрсәтәләр иде.

Саба КПСС райкомының ул чордагы 1 секретаре Камалов Ә.Җ., Нигъматуллин И.Н., 2 секретаре Шәйхетдинов З.Г., авыл хуҗалыгы буенча райком секретаре Ногманов М.А., район башкарма комитетының ул еллардагы җитәкчесе Йосыпов Р.В., райплан председателе Ситдикова Т.В., район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре безнең яңа идеяләрне, алга куйган максатларыбызны җитди итеп кабул итеп, эшләребезне уңышлы башкарып чыгу өчен һәрдаим уңай шартлар тудырдылар, безнең үзебезгә, эшебезгә хөрмәт белән карадылар, эшебезнең нәтиҗәләренә тиешле бәяләрен бирделәр. Әнә шундый остазларча җылы караш безгә алдагы эшләребез өчен йөрәбегезгә көч, күңелләребезгә ялкын өсти иде.

Әлеге телгә алынган җитәкчеләр исемнәре белән беррәттән шул елларда халык хуҗалыгының төрле сфераларында җаваплы постларда хезмәт иткән барлык җитәкчеләр адресына еллар аша комсомолларча зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Исәннәренә иминлек, сәламәтлек телим, бакыйлыкка күчкәннәренең рухлары шат булса иде...

 

Ул чорда Саба районында 36 мәктәп һәм бер һөнәр училищесы бар иде. ВЛКСМ райкомы секретаре буларак минем төп вазифам шушы мәгариф учреждениеләрендә укучы, тәрбияләнүче яшь буынга заман таләпләре югарылыгында белем һәм күпкырлы тәрбия бирү эшенә тиешле ярдәм һәм контрольлек итәрдәй чаралар үткәрүдән гыйбәрәт иде.

Хезмәт тәрбиясе, хәрби-патриотик тәрбия, әхлакъ тәрбияс, физик яктан чыныктыру һ.б. юнәлешләрне күздә тоткан нинди генә чаралар үткәрми идек ул елларда!

“Аҗаган”, “Бөркеткәй” хәрби-патриотик ярышлар, “Яшь урманчылар” ярышлары, укучыларның җәйге хезмәт бригадалары арасында ярышлар, һ.б. бик күп төрле чаралар яхшы әзерлек һәм югары нәтиҗәләргә ирешелерлек итеп башкарыла иде. Кайбер чаралар буенча эшчәнлегебез белән Республика күләмендә генә түгел, хәтта Бөтенсоюз күләмендә танылуга ирештек. Мәсәлән, районыбыз укучылары арасында куян үстерү хәрәкәтен киң җәелдереп, Союз күләмендә җиңүчеләр исеменә лаек булдык. Безнең әлеге эшчәнлегебез хакында Мәскәү радиосы аша “Пионерская зорька” тапшыру оештырды. Мәскәү телевидениесеннән килеп бу эшчәнлек белән шогыльләнүче укучыларның өйләренә барып, аларны телекамерага төшереп, махсус документаль фильм эшләделәр. Әлеге хәрәкәт турында минем мәкаләм Бөтенсоюз каталогына кертелгән “Кролиководство и звероводство” журналында басылып чыкты. Ә иң сөенечлесе куян хстерү ярышында беренче урын яулаган Саба мәктәбе укучысы Гүзәл Вәлиеваны Әнисе белән КПСС ҮК Генераль Секретаре Л.И. Брежнев Кремльдә кабул итте һәм бу очрашуны үзәк канал телевидение аша трансляцияләде!

Балалар хоккей командасы да республикада беренчеләрдән булып, безнең районда, дөресрәге, Шәтке авылында (тренеры Алмаз Гәли улы Гәлиев) “Гром” командасы оештырылды. Һәм “Алтын Алка” клубы призына беренче республика турнирын безнең районда оештырдык!

Без боларны беренче булып күренер өчен түгел, ә бәлки һәр яңа көнне яңалыкка омтылу, яшь буынны зур тормышка төрле юнәлешләрдә әзерлекле итеп үстерү максатыннан эшләдек. Әлбәттә, бу эшләр һәрчак районның Пионерлар йорты, аның талантлы, тырыш директоры, комсомол әгъзасы Фаягөл Гәбдрахман кызы Зиннурова белән бергәлектә оештырылды.

Гомумән, Сезнең бүген гомер юлыгызның бу чорына карашыгыз нинди?

Комосмол – минем яшьлегем, зур омтылышлар, якты хыяллар белән зур тормышка кереп киткән чорым. Мин, шәхсән үзем, комсомолда эшләгән елларымда һәм аннан соңгы чорларда кайда гына эшләсәм дә эшемне һәрчак яратып, чын күңелдән, бөтен көчемне биреп эшләдем. Бу минем характерым. Ә комсомол вожагы булып эшләгән бу чорда да һәр эшне чын күңелдән, инанып, яшьләрне аңлап, хөрмәт белән башкардым.

Минем янәшәмдә һәрчак булдыклы акыллы яшьләр булды. Без бер-беребезгә таянып, аңлашып эшләдек. Шуңа күрә дә безнең һәр эшебезнең нәтиҗәсе уңышлы, сөенечле була иде. Без беркачайн да данга, акчага кызыкмадык. Дөресен әйткәндә, акча бармы, юкмы – без ул турыда уйламадык та. Күпме бар шуңы яши идек, һәм ул бөтен нәрсәгә дә җитә иде. Артык кием-салым җыймадык, үзебезгә охшаган, заманча ятышлы киемнәрне үзебез тегеп кигән чаклар да булды. Ризык мәсьәләсенә килгәндә дә шулай ук тыйнак булдык. Аяк өсте генә тукландык, күп эшләдек, әз йокладык, һәм барысына да өлгердек.

Ул елларны мин бик сагынам һәм аерым бер җылылык белән искә алам. Һәм мин ул чорда яшәгән бездән өлкәнрәкләргә бик тә рәхмәтлемен, чөнки алар, зирәклек күрсәтеп, безгә яшьлек идеалларыбызны тормышка ашырырга юл куйганнар. Мин яшьтәшләремә дә шулай ук бик рәхмәтле, чөнки алар безгә чын мәгънәсендә ышанганнар, безгә ияргәннәр, безнең эшчәнлегебезне куәтләп торганнар!

Комсомолда хезмәт иткән елларым минем өчен зур тормыш мәктәбе булды, нәкъ шул чорда мин зур хезмәт чыныгуы алдым, кешеләр белән аралашу, зур эшләр оештыру сәнгатенә өйрәндем, үземә үземне ачтым, зур коллективта хезмәт оештыру серләренә төшендем. Гомүмән, мин гомеремнең бу чорына, Комсомолга чын мәгънәсендә рәхмәтлемен!

Бу минем өчен зур катлаулы тормышка юл башы иде!...Һәм иң кыйммәтлесе шунда – комсомол эшчәнлеге миңа тормышта һәрдаим кирәкле рухи ныклык тәрбияләде!

Әнгәмәбезнең азагында бүгенге көндә районыбызда яки районыбыз чикләрендә яшәүче хөрмәтле комсомол ветераннарын, комсомолда бергә эшләгән хезмәттәшләремне, шул чордагы барлык комсомол егет-кызларны, комсомол активистларын, гомүмән, яшьлек еллары Ленин комсомолы белән бәйләнгән барлык райондашларымны ВЛКСМның 100-еллык юбилее белән тәбрик итәм, һәммәгезгә нык сәламәтлек, бәхетле озын гомерләр, тормыш яме, рухи күтәренкелек телим! Комсомолда узган яшьлек елларыгыз яктысы алдагы тормышыгызда күңелләрегезне һәрчак нурландырып торсын!

Әңгәмәдәш – Фәридә Вилданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев