Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КӨН ДӘ, ТӨН ДӘ ЭШТӘ АЛАР

РАЙОННЫҢ ВЕДОМСТВОДАН ТЫШ САК БҮЛЕГЕ ҺӨНӘРИ БӘЙРӘМЕН ӨЧЕНЧЕ ЕЛЫН РОССИЯ ДӘҮЛӘТ ГВАРДИЯСЕНЕҢ ФЕДЕРАЛЬ ГАСКӘРЛӘР ХЕЗМӘТЕ СОСТАВЫНДА КАРШЫЛЫЙ. ШУЛ УК ВАКЫТТА КОЛЛЕКТИВ ҮЗЕНЕҢ ТӨП ФУНКЦИЯЛӘРЕН САКЛАП КАЛДЫ.

Ведомстводан тыш сак – районыбызда килешү нигезендә гражданнарның, предприятиеләрнең һәм учреждениеләрнең милекләре иминлеген тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтүче бердәнбер учреждение. Коллектив 19 персоналны берләштерә, шуларның 14е – аттестацияләнгән  хезмәткәрләр.  Бүлек сагында 203 объект тора. Аларның  саны ел башыннан алып, 1 октябрьгә кадәр 7гә арткан. Моннан тыш 13 физик зат үзенең фатирын, 60 кеше кыйммәтле милек тоту  урыннарын, ау мылтыклары сейфларын сак хезмәтенә ышанып тапшырган. Һәркөнне бу объектларны диспетчерлар сак астына ала. Пультның өзлексез эшләвен электрчы монтерлар тәэмин итә. Сак сигнализациясе эшләсә, диспетчерлар мәгълүматларны төркемнең өлкән вазыйфадагы кешеләренә, патрульлек итүче экипажга җиткерә. Болар бик оператив  эшләнә. Шуңа да саклана торган  объектларга явыз ният белән үтеп керү очраклары булганы юк. “Объектлар  янында  исерекләр  йөрсә, алар хакында  участок  вәкаләтлеләренә  хәбәр ителә. Быел 4 вак урлашу очрагы да  кисәтелде. Кичке сәгатьләрдә эшләүче кибетләргә һөҗүм ясалу очрагы була калганда, ашыгыч рәвештә полициягә хәбәр итү өчен сигнал төймәләре урнаштырылган. Һәркем  үз  вазифасын яхшы белә”,– ди бүлек инспекторы,  өлкән лейтенант Данил Дәүләтшин.

  Хезмәт итүчеләр составы   яшьләр хисабына тулылана. Әле 1 октябрьдән генә Олы Кибәче  егете Ришат Галиәхмәтов патруль составында  стажировка  үтә башлаган. Ә полицейский-йөртүче Алмаз Фәләхов бүлектә эшләгән әтисе Илфат эстафетасын үзенә кабул иткән. “Һөнәри бәйрәмебез  уңаеннан  хезмәткәрләребезне респубика  сак идарәсенең Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына да тәкъдим иттек. Моннан  соң да   хезмәт итүчеләр составы үз эшләрен алдынгылар үрнәгендә тел-теш тидермәслек итеп башкарыр дигән ышанычта  калам. Барлык хезмәткәрләремә һәм сак бүлеге ветераннарына гел  уңышлар гына, иминлек, сәламәтлек телим”,– ди бүлек начальнигы Айдар Галиев.

 

Рәсемдә: кизү торучы экипаж – отделение  командиры Фәнил Сабитов, полицейский Инсаф Җәләлиев үзләре саклаган объект янында инспектор Данил Дәүләтшин белән.

Фото: Фәнил Мәүлетов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев