Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Конкур буенча “Кышкы Кубок”

2018 нче елның 21-23 нче декабрь көннәрендә Саратов өлкәсенең “Гермес” спорт комплексында конкур буенча ярышлар булып узды.

“Сабантуй” спорт мәктәбе спортчылары да элеге ярышта актив катнаштылар һәм яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.

Байрамова Наталья  “Юноши” категориясендә “Сабрина” атамалы атта төрле маршрутларда 1 һәм 2 урыннар яулады. Хайбиев Әнис “Атаман” атамалы атта 3 һәм 6 маршрутларда 1 һәм 2 урыннар яулады. Зайнуллина Алинә “Колари” атамалы атта 3 урын алды. Нуриева Диләрә 3 һәм 6 маршрутларда 3нче урыннар алды. Әхмәтвәлиев Айрат “Атаман” атамалы атта 2 урынга лаек булды.

“Сабантуй” спорт мәктәбе тренеры Ахмитшина Кира Николаевна   төрле маршрутларда “Аматорски Зет” атамалы атта 1,2 урыннар алды.

Җиңучеләр һәм призерлар  кубок, медаль, грамота һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.

Спортчыларыбызны  котлыйбыз һәм  уңышлар теләп калабыз!

Фото: http://saby.tatarstan.ru
http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев