Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Контракт буенча хәрби хезмәткә туплау дәвам итә

Татарстанда контракт буенча хезмәт итүчеләрнең "Алга" һәм "Тимер" батальоннарын туплау дәвам итә. Районыбызда да килешү нигезендә хезмәт итүчеләр шактый. Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссары Фәнис Фәрит улы Закировка мөрәҗәгать итеп, шулар хакында тулырак сөйләвен сорадык.

– Бүгенге көндә Теләче һәм Саба районнары буенча 150ләп егет контракт нигезендә хезмәт итә. Төгәл саннарны әйтергә кыенрак, чөнки күбесе хәрби комиссариатка килеп түгел, ә армиядә булганда ук килешү төзи.  Июнь аеннан  контракт белән Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашырга   "Алга"  һәм "Тимер" батальоннарын комп­лектлау башланды. Районыбызда да  хәрби хезмәттә булган, 20 яшьтән 60 яшькә кадәр булган ир-егетләр белән сөйләшүләр, аңлату эшләре   алып барыла. Инде 1000нән артык ир-егет район хәрби комиссариатына чакырылдылар.  Бүгенге көндә өч егет белән  хәрби килешү төзелеп, алар "Алга" батальонында хәрби әзерлек уза. Егетләр бер ай дәвамында Оренбург өлкәсендә  өйрәнүләр үтеп, техника һәм кораллар белән эш итү алымнарын үзләштерә. Күптән түгел генә  яннарына  барып,  үзләре белән  аралашып кайттык. Бер райондашыбыз «Тимер» батальоны составында  Түбән Новгород өлкәсендә өйрәнүләр уза.  Команда булганнан соң алар махсус операциядә кат­нашырга китәчәкләр.  Контрактны физик һәм психологик яктан сәламәт булган, хәрби хезмәтне узган, хөкем ителмәгән  20 яшьтән алып  60 яшькә кадәр  һәр ир-ат төзи ала. Килешү төзелгәндә иң элек хәрбинең гомере һәм сәламәтлеге иминиятләштерелә. Оборона министрлыгы белән беренче контракт  6 айга төзелә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Указы ни­гезендә "Алга" һәм "Тимер" батальоннарына китәргә теләк бел­дерүче хәрбиләргә  өстәмә ярдәм чаралары билгеләнде. Алар контракт нигезендә 260 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алачаклар. Украинада махсус хәрби операцияне үтәүдә катнашучы контрактчыларның ур­тача хезмәт хакы 150 мең сумнан башлана. Хәрби часть исемлекләренә кертелгәч, 60 мең сум каралып,  ул өлеш­ләп, атна саен 15әр мең күләмендә биреләчәк. Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашу өчен дәүләт чиген узгач, 200 мең сум акча хәрбиләр счетына күчереләчәк.  Контрактчыларга икеләтелгән оклад булдырылган, Үзәк банкның рәсми курсы буенча тәүлегенә 53 доллар билгеләнгән. Шулай ук актив һөҗүмнәрдә катнашкан очракта өстәмә түләүләр дә каралган. Яраланган очракта  2022 елның 24 февраленә кадәр алынган кредитлары булса,  ул тулысынча кап­лана. Контракт буенча хез­мәт итүнең өстенлекләре, ташламалар турында тулырак Россия оборона министрлыгы  һәм ТР хәрби комиссариаты сайтларыннан укып танышырга мөмкин.  Кызыксынучылар булса 2-35-41 яисә 2-37-41 телефоннары буенча район хәрби комиссариатына  мөрәҗәгать  итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев