Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Концлагерь әсиренә – бүләк

Фашист концлагерьлары тоткыннарын искә алу көнендә “Балкыш” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Рөстәм Равилин һәм Мишә авыл җирлеге башлыгы Азат Гатиятуллин Лесхозда яшәүче Фатыйма Минһаҗетдиновага бүләк тапшырды.

Күпне күргән ветеран 1925 елда Казанчы Бигәнәй авылда туган. 1941 елда ялланып Украинага эшкә китә. Сугыш башлангач, Фатыйма әбине бер төркем украин кызлары белән Германиягә куып алып китәләр. Тоткынлыкта түбәнсетү, ачлык, авыр хезмәт белән җәберсетелә. 1945 елның маенда азат ителгәч тә, күп еллар куркып, кимсетелеп яши. Лесхозга кайтып, агач әзерләүдә ботак чабучы булып эшли, аннары балалар бакчасына пешекче хезмәтенә күчә. Хәзерге вакытта Фатыйма әби Лесхоз бистәсендә килене Лида һәм улы Ринат Сафиуллиннар тәрбиясендә яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев