Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Корбан чалу малны киметми, бәрәкәтне арттыра

Иртәгә, ягьни 9 июль көнне  мөселман дөньясы изге Корбан гаетен каршылый. Районыбызның  имам-мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтовка  олы  бәйрәмебез алдыннан Корбан чалу йоласы  тәртипләре белән таныштыруын сорап мөрәҗәгать иттек.

Әссәламүгаләйкүм вә рәхмә­тул­лаһи вә бәрәкәтүһ, хөрмәтле дин кардәшләр! Ислам диненең бишенче баганасы булган Хаҗ кылу ягъни  изге Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә Раббыбыз безне олуг бәйрәм – Корбан гаете белән сөендерә! Раббыбыз шушы көнне ихластан дога кылырга, корбан китерергә, рухи тынычлык алып, Аның мәрхәмәтенә ирешергә насыйп итсә иде. Корбан бәйрәменең барлыкка килү тарихына килгәндә,  Аллаһы Тә­га­лә Ибраһим галәйһиссәләмне зур сынауга тарта, аңа улын корбанлыкка чалу бурычы йөкләнә. Ибраһим галәйһиссәламнең озак балалары булмый, ул балам булса, корбан итәр идем, дип нәзер әйтә. Аллаһы аның нәзерен  искә төшереп,  Ибраһим галәйһиссәләм Аллаһының әмерен үтәргә алына. Әмма галәмнәрнең хуҗасы беркемнең дә корбан булуына, кеше каны коелуына  мохтаҗ түгел. Аллаһының әмерен үтәргә риза  булган һәм пычак белән үз улын чалырга әзерләнгән Ибраһим галәйһиссәләмнең улы корбанлык малга алыштырыла, Аллаһ аны тагын бер ир бала – Исхак галәйһиссәламнең дөньяга килүе белән бүләкли. Ул да бөек пәйгамбәр булып таныла. Әлеге тарих барыбызны да Аллаһы Тәгалә юлында малыбызны, көчебезне, вакытыбызны фида кылырга өйрәтә.

Акылы камил, балигълык яшенә җиткән, нисаб күләмендәге малга ия булган  һәр мөселман корбан чалырга тиеш. Быел Татарстанның Диния нәзарәте корбан чалу өчен нисаб күләмен 32000сум дип билгеләде.  Бу мөселман кешесенең төп  чыгымнарыннан тыш  32000 сум акчасы була икән, ул корбан чалырга тиешле дигән сүз. Корбанга  кәҗә, сарык, сыер, үгез чалына. Сарык малы 1 яшьлек, көр булса алты айлык,  сыер малы 2 яшьлек булырга тиеш. Корбанга дигән малның дүрт саны да сау-таза, күзе сукыр булмаска, аяклары аксамаска, тешләре коелмаска, колаклары тулысынча киселмәгән булу шарт. Корбан гаилә башлыгы исеменнән чалына, әгәр хатын-кызның да үзенең аерым табышы булып, нисаб күләмендәге акчасы җыйналса, хуҗабикә исеменнән дә Аллаһ ризалыгы өчен  корбан чалына.

Корбан «Бисмилләһи, Аллааһү әкбәр» дип үткен пычак белән чалына. Корбанлык малны гает көнне, гаетнең икенче, өченче көннәрендә чалу дөрес. Корбанлык өч өлешкә бүленә: 1 өлеше үзенә,  икенчесе якыннарына,  өченче өлеш  мескен фәкыйрьләргә өләшенсә бигрәк тә күркәм булыр. Әгәр гаилә күпбалалы булып, йортта нисаб күләменчә акча җыйналмаса, корбанны үз гаиләңә генә  тоту да хуплана.  Чалган корбаннарыбыз бервакытта да малыбызны киметми. Аллаһы Тәгалә уйламаган җирдән калган малыбызга бәрәкәт бирә.

Шунысын да искәртеп узыйк, Зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнлегендәге иң хәерлесе, әлбәттә, Гарәфә көне. Ул тугызынчы көнгә туры килә,  чын мәгънәсендә ел дәвамында иң яхшы көннәрнең берсе булып тора. .Пәйгамбәребез Мөхәммәд (г.с)  икенче бер хәди­сендә: «Гарәфә көнендә тотылган ураза ике ел буе кылынган гө­наһларны ярлыкарга җитәрлек савап китерәчәк», – дигән. Шуңа да дин кардәшләремә бу көнне уразада булып, хәерле гамәлләр кылу мәслихәт.

Барлык райондашларыбыз­ны да Корбан гаете белән тәбрик итәм.  Чалган корбаннар кабул булып, Раббыбыз барлык изге гамәлләребезнең, гый­бадәтләребезнең савапларын арттырсын, үзенең чиксез рәх­мәтләрен ирештерсә иде!

Фәридә Вилданова  язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев