Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Коронавирус инфекциясенә каршы – полиция контроле

«Татарстан Министрлар Кабинеты „Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында“ яңа карар кабул итте. Документның яңа редакциясендә 12 майдан башлап республикада хәрәкәт итү өчен рөхсәт алу, гражданнарга өйдән чыгу өчен эш бирүчедән белешмә яки смс-код алу, эш бирүчеләрдән махсус белешмә дә таләп ителмәячәк.

12 майдан башлап гражданнарга сәүдә һәм хезмәт күрсәтү объектларына кергәндә, транспортта пассажирлар һәм багаж ташыганда, шул исәптән таксида да, шәхси саклану чаралары — медицина битлеге яки респиратор һәм перчатка кими йөрү тыела. 

Шулай ук вакытлыча Россиянең башка төбәкләреннән кайтучыларга, алар белән бергә яшәүчеләргә 14 көн дәвамында яшәү урыннан чыгу тыела. Таксиларда ике генә йөртү (балалар исәпкә алынмый) рөхсәт ителә. Гражданнарга спорт һәм балалар мәйданчыкларына, шул исәптән күп фатирлы йорт ишегалларында урнашканнарына, керү тыела.

Районда әлеге таләпләрнең үтәлешенә карата полиция контроле дә көчәйде. Полиция хезмәткәрләре рейд барышында торак пунктларда күпләп җыелу урыннарына – кибетләргә, транспортка, җәмәгать урыннарына аеруча игътибар итә. Шәхси саклану чараларын күрмәгән кешеләргә 1 меңнән алып 30 мең сумга кадәр штраф яный. Әйтик, полиция  хезмәткәрләре агымдагы атнада гына ТР Министрлар Кабинеты карарында  күрсәтелгән таләпләрне үтәмичә, битлексез  йөргән 90га якын артык  кешегә беркетмә  төзеделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X