Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“КОЯШ БАЛАЛАРЫ“ НУР ЧӘЧӘ

Даун синдромы белән туучыларны “Кояш балалары“ дип тә атыйлар. Чөнки алар бик тә мәрхәмәтле, ачык күңелле, тормышны тагын да матуррак, яктырак төсләр белән күрәләр. Табиблар аңлатуынча, Даун синдромы ул авыру түгел, ә күзәнәкләрдәге генетик тайпылыш нәтиҗәсе.

  Әлеге дата уңаеннан  инде икенче ел социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре  әлеге синдром белән яшәүчеләр өчен махсус чара оештыралар. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Марсель Хуҗин  чыгышында әйтеп узганча, районыбызда Даун синдромлы 15 кеше бар, Югары Утар балалар йортында  шундый диагнозлы  22 бала тәрбияләнә. Әлеге чарага әти-әниләре белән  шуларның унлабы килде.

 Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Сания Мәгъсүмова әйтүенчә, әлеге бәйрәм аерым категориягә ия кешеләр бер-берсен күреп белеп, аралашып яшәү,   Кояш балалары үзләре дөньяга никадәр яктылык өләшкән кебек, үзләренә дә күпмедер наз, игътибар, ярату бүләк итү максатыннан оештырыла. Социаль яклау бүлеге  хезмәткәрләре  куйган максатларына ирештеләр, балалар хакына Клоуннар да булдылар, уеннар уйнаттылар, биеттеләр, кыскасы  күңелгә үтәрлек булсын өчен бар тырышлыкларын куйдылар.   Иләбәр авылыннан Ризидә һәм Илнур Җамаловлар  17 яшьлек кызлары Лилия белән бергәләп килгәннәр. Лилия Кызыл Мишә коррекцион мәктәп-интернатында укый. Әти-әнисе әйтүенчә, Лилия биергә, җырларга, планшетта уйнарга  ярата. Бик тырышып тузаннар сөртә, кушкан эшнең барын да башкара,  бәйрәм кичәсенә дә шигырьләр әзерләгән. Сабабан Гүзәл Билалова әлеге чарага ике улы - 7 яшьлек Айназ һәм 6 яшьлек Ильяс белән килгән иде. «Башта опекага 3 бала алган идек, бер ел элек уллыкка әлеге малайларны Мәскәүнең балалар йортыннан алып кайттык...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев