Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

"Койрыксыз сандугач" спектакле

24нче апрель көнне Язлы Арташ мәдәният йорты сәхнәсендә, Россия һәм Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, күренекле язучы-драматург Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел, Татарстан Республикасында үткәрелүче туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Саба муниципаль районы оешма-предприятие коллективлары арасында үткәрелүче “Театр яктылыкка, нурга илтә!” фестивале кысаларында, Фәнис Яруллинның «Койрыксыз сандугач» пьесасы буенча спектакль куелды.

Спектакльне Килдебәк авыл мәдәният йорты һәм китапханәчесе, Туктар авыл клубы һәм китапханәчесе, Мәртен авыл клубы һәм җирлектәге үзешчән сәнгать осталары югары дәрәҗәдә әзерләде. Пьесаны сайлауга алар җитди килделәр. Комедия үзенең эчтәлеге белән жанр кануннарына тулысынча туры килде - тамашачылар спектакль караудан һәм гыйбрәтле тормыш дәресеннән канәгать калдылар. Спектакль тамашачылар алкышлары астында зур уңыш белән узды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев