Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күп балалы бәхет

8 март бәйрәме алдыннан кичә Татарстан Президенты “Ана даны” медале белән бүләкләнгән һәм тәрбиягә бала алган хатын-кызлар белән очрашты.

  Тантаналы чарага бездән  Гүзәл Ибраева (Курсабаш),  Гөлназ Маликова  (Кече  Шыңар),  Гөлнара Сәгыйтова, Раушания Ракова (Саба), Энже Яппарова, Зөлфия  Яруллина, Надира Галиәхмәтова (Шәмәрдән), Эльмира Фәйзерахманова (Сабабаш), Дурсун Муратниязова (Сатыш),  Зинфира Вафина (Саба) барды. Юлга  кузгалыр  алдыннан алар белән район башлыгы Рәис Миңнеханов очрашты,   матур теләкләрен әйтеп, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. 

 Ишле гаилә  булу куанычлы  да, мәшәкатьле дә. Аналар барысына  да сыкранмый түзә һәм ел арты ел узып, күп балалы булуның өстенлекләре   күренә  башлый. Кечкенә балаларны үстерергә олыраклары ярдәмгә  килә.  Гөлназ Маликова да, күп балалы гаиләләрдә сабыйлар бер–берләренә ярдәм итеп, мөстәкыйль булып үсәләр, дигән  фикердә. “Үскәннәрен  сиз­ми дә калдык. Инде өч оныгым бар.  Яны­быздагыларының иң  кечкенәсе Кәримгә 4 яшь, аны җиденчедә укучы Сөмбелә караша. Педучилищеда  укучы Илүзә дә булыша.  Бер-берең хакында хәстәрлек күрү, кайгыртучанлык хисе күп балалы гаиләдә туа. Матди кыенлыклары булса да, ишле гаиләдә яшәве балалар өчен күңелле”,– ди биш бала үстерүче ана. “Иң  олы  улым Айрат белән икенче  кызымның  аралары 1 яшьтә 3 кенә  ай   иде. Аларны игезәкләр кебек үстердем.  Хәзер үз тормышлары. Инде өченчесе Гөлназ да укытучылыкка  укый.  Лицейда белем  алучы Данияз, Азалия, быел  укырга  керәчәк Асаф өчен  төп  күзәтче  абыйлары Айрат  булды. Бик тәртипле  үстеләр. Асафның  иң  яратканы бию һәм  җыр, түгәрәккә   йөрибез. Дөньялыкта туганнарсыз читен. Эч сереңне сөйләр өчен дә туган кирәк. Балалар бер-берсенә иптәш булсын өчен күп бала табарга булдым. Ишле гаиләдә баланың берсенә әйтсәң, икенчесе дә тыңлый,– дип  Шәмәрдәннән Зөл­фия  Яруллина да аны   ку­әт­ли...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев