Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күпбалалыларны хөкүмәт кайгырта

Балалар - тормышыбыз чәчәкләре. Пәйгамбәребез сәләллаһу галәйһи вәссәлам дә балаларыгызны күп итеп табыгыз, мин Аллаһ каршында өммәтемнең күплеге белән мактанырмын дигән.

Фотода Гаяновларның әле бишәү чаклары, хәзер инде җидәү булдылар! (фото редакция архивыннан алынды,автор фотосы)

Шөкер, соңгы вакытта янәшәбездә 3-5, хәтта аннан да күбрәк балалы гаиләләр барлыгын күреп шатланабыз, аларда тәгәрәшеп үсеп килүче сабыйларны күреп сокланабыз. Дәүләт тә соңгы елларда бу мәсьәләгә йөз белән борылды: илебездә демографияне үстерү программалары уңышлы эшләп килә, күп балалы гаиләләргә төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Социаль яклау бүлегендә белдерүләренчә, 2020 елның 1 гыйнварыннан 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә кагылышлы яңа социаль ярдәм күрсәтү чаралары гамәлгә керде. ТР Министрлар Кабинетының 1207 номерлы карары (26.12.2020) нигезендә, 18 яшькә кадәрге 5 һәм аннан күбрәк балалары булган һәм гаиләдә әти яки әни кеше, я булмаса баланың берсе инвалид икән, гаиләгә айлык пособие билгеләнә. Быел районда әлеге ярдәм акчасына- ике гаилә ия булган. 18 яшькә кадәрге 5 һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә тиешле айлык пособие 13 гаиләгә бирелгән. Әлбәттә, әлеге акчалар ТР Министрлар Кабинетының 57 номерлы (31.01.2020) Карары нигезендә, керемнәре җан башына 8938 сумнан (2019 елның 4 кварталына яшәү минимумы) артмаган гаиләләргә генә тиеш.Сабада яшәүче Гөлнара һәм Алмаз Гаяновлар да хөкүмәтнең күпбалалы гаиләләрне шулай кайгыртуын үзләре өчен зур ярдәм дип саныйлар. Бүгенге көндә гаиләдә биш бала – Мәрьям, Мәликә, Мөхәммәд, Әминә, Сөләйман үсеп килә. Иң олысына – 10, иң кечесенә – 2 яшь тә 7 ай. “Бала – әти-әнигә Аллаһның зур бүләге. Әмма баланы багу гына түгел, тиешенчә тәрбияләргә, илгә, җәмгыятькә лаеклы кеше итеп тә үстерергә кирәк бит әле,– ди гаилә башлыгы Алмаз. –Моның өчен ата-анадан бик зур тырышлык һәм сабырлык таләп ителә. Рухи әзерлек кенә түгел, матди яктан да тәэмин ителгән булу кирәк. Газизеңне матур итеп киендерәсе дә, тәмле итеп ашатасы да килә. Аллаһы Тәгалә һәр баланы үз ризыгы белән туа, ди. Шөкер, моңа кадәр бернәрсәгә дә мохтаҗлыкны тоймадык. Балаларыбыз матур гына үсеп киләләр. Хөкүмәтнең күп балалы гаиләләрне шулай үз канаты астына алуын бик вакытлы һәм дөрес гамәл дип саныйм”,-ди бәхетле әти кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев