Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Күпне күреп, күпне кичергәннәр...

Бу көннәрдә Югары Шытсу­ авы­­лында яшәүче Рәхимә Баһ­ман­­ кызы Шакирҗанова-95, Олы­­ Кибәче авылында яшәүче Мө­­хәммәтгали Нургали улы Шә­вәлиев һәм Шәмәрдәндә яшәү­че Сәлия Нәҗметдин кы­зы­ Хәмитҗанова үзләренең 90­ яшьлек олы юбилейлары уңа­ен­нан Россия Президенты Влади­мир Путинның Котлау хатын ка­бул итеп алдылар.

Рәхимә апа Шакирҗанова ту­­мышы белән Теләче районы­ Ис­ке­ Җөри авылыннан. 1948 ел­да­ Юга­ры Шытсу авылы егете Ша­рип­­җан абыйга кияүгә чыга. Алар бер­­ ул һәм өч кызга гомер бүләк итә­­ләр. Рәхимә апа 16 яшеннән ур­ман­­­ кискән, окоп казыган. Югары Шыт­­суга килен булып­ кил­гән­нән соң­­ “Беренче Май” колхо­зында төр­­ле эшләрдә хезмәт ку­еп лаеклы ял­­га чыккан. Аның хез­мәт­ стажы 40­­ елдан артып китә. Рә­химә апа ямь­­ле җәй айларын Юга­ры Шытсу­ авы­­лында яшәүче улы­ Мөдәрис янын­­да уздыра. Хә­зер­ге вакытта ул­­ кызы Нурания тәр­биясендә Ка­зан­­­ шәһәрендә гомер­ итә.­ Рәхимә апа­­ның бүгенге көндә 5­ оныгы бар.­­

Мөхәммәтгали абый Шә­вә­ли­ев гаиләдә беренче бала булып­ дөнь­яга килә. Балачагында әни­сенә ияреп кырда иген ура, аш­лык суга. Әтиләре 1942 елда яу­ кы­рында һәлак була. Тормышны­ алып­ бару өлкән бала буларак аның­ җилкәсенә күчә. Төнлә ат кө­түе көтә, көндез үгез җигеп төр­ле эшләр башкара. 1952 елда ар­мия сафларына алына, өч ел хез­мәт­ итә. Кайткач совхозда склад мө­дире булып эшли, аннан 34 ел трак­торда хезмәт куя. 7 ел бәрәңге үс­терү звеносында эшли, һәр ел­ны­ ал­дынгылыкны яулап, «Иң ях­шы зве­ночы» булып таныла. 1955­ ел­да­ Суфия исемле укытучы­ кыз бе­­­лән­ гаилә корып, дүрт бала тәр­­­би­­яләп үстерәләр. Балала­ры­­ да­ әти­-әниләре үрнәгендә тәр­би­яле­ булып үсәләр.Ба­рысы да­ үз гаи­лә­ләре белән яши­ләр.­ Мө­хәм­мәт­гали­ абыйның Су­фия­­ апа бе­лән тор­мыш корып яши баш­лау­ла­ры­на­ быел 65 ел тула.

Сәлия апа Хәмитҗанова Кук­ма­ра районының Тарлау авылын­да­ гаиләдә дүртенче бала булып­ дөнь­яга килә.Тарлау, Ядегәр авы­лы­­ мәктәпләрендә башлангыч бе­лем ала, әмма алга таба укуын дә­вам итә алмый, өйдә кечкенә се­ңел­ләрен карый. 1960 елга кадәр Сә­­лия апа колхоз эшендә тырыш хез­мәт куя. 1953 елда Зөфәр исем­ле­­ кешегә кияүгә чыгып, бер-бер арт­­лы улы һәм кызы туа. 1960 ел­да­ Хәмитҗановлар гаиләсе Шә­мәр­дәнгә күченеп килә. Сәлия апа­ ашлык хәзерләүләр пунктында,­ бала­лар бакчасында, соңрак тире эш­кәртү комбинатында эшли, шун­нан лаеклы ялга чыга. Сәлия апа­га тормышта зур югалтулар аша­ үтәргә дә туры килә.1979 елда - ирен,­ соңрак улын, ә узган ел кы­зын­­ да мәңгелеккә озата. Аның ике­ оныгы бар, әмма алары да чит­тә - Норильск шәһәрендә яши­ләр.­ Сәлия апаны бүгенге көндә со­циаль хезмәткәрләр Әлфия Мәү­летова белән шәфкать тута­шы­­ Резеда Владимирова карап, тәр­бияләп торалар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X