Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КҮПНЕ КҮРГӘН АНА

20 октябрьдә районыбызның тагын бер өлкән кешесе – Алан Елга авылында яшәүче Сафия Гарифулла кызы Яхина 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президентының Котлавын кабул итеп алды.

Сафия апа гомер юлында язмыш сынауларын күп кичерә.  «Әтием  сугыш башлануга үлде, окоп казырга киткән апам тиф белән авырып,  әнием аны алып кайтырга барган җирдән үзе чир йоктырып  кайтты. Озак тормый үзе дә тифтан үлде. 80 яшьлек әбием белән 3 бала калдык», – дип искә ала Сафия апа ул шомлы елларны. Алар 1947 елда  Әхмәт Яхин белән гаилә корып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Сафия апага ике улларын югалту хәсрәте кичерергә дә туры килә. Гомере буе колхозда намуслы хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. «Әни безне намуслы булырга, хезмәтне яратырга, туганчыл булырга өйрәтте. Бүген дә аның янында үзебезне бала-чага кебек хис итәбез. Әти белән матур гомер кичерделәр. Бар яктан да безгә үрнәк булдылар», – ди олы  улы Азат. Юбилярны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов, «Балкыш» үзәге җитәкчесе Рөстәм Равилин, Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов,  авыл имамы Фарсиль  хәзрәт Зәйниев тәбрикләделәр.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев