Күрде инде газиз башлар...
Безнең балачак булмады бугай… Булса да, бик кыска иде ул.
Инде 3нче сыйныфта ук ярты көн укыдык та, өйләдән соң эшкә чыктык: ясмык, тары, борчак йолыктык. Аннары әниләр янына ашлык урырга йөрдек, урак белән кулларны кисеп бетерер идек. Бишенче сыйныфка Тимершыкка барасы иде, укып булмады, чөнки әни, чабата туздырып йөрмә, әнә, эшкә чык диде. Әле әнине, сугышта кешегез юк, дип окоп казырга да җибәрделәр. Әти 1938 елда үлде, без әни, әби белән 4 бала калдык (миңа- иң олы балага 8 яшь иде).1934 елгы энем дә үлде…
Кырда эш беткәч, кышка утын әзерлибез: чана тартып урманга менәбез. Ботакларны сындырып җыябыз, кайтканда кесәдәге каткан мич бәрәңгесен кимерәбез. Он да, тоз да юк. Җәй көне, ярый, кычыткан бар, аны турап, куе итеп аш пешереп ашыйбыз. Бик ябык булсак та, бер чирле кеше юк иде арабызда. Солдат гаиләсенә паек бирәләр иде, безгә – юк. Эштән кайткач, кемнең морҗасыннан төтен чыга – чиләк тотып күмергә йөгерәбез, чөнки ут кабызырга шырпы юк. Көз көне бераз тамак туя төшә, чөнки уракта арыш уып ашыйбыз, ашка да алып кайтабыз. Әле юлда алып та калалар. Яз көне өшегән бәрәңге казып алабыз, аның күмәче бик тәмле булыр иде. Үзебезнеке беткәч, Иләбәр басуына күчәбез, әле аннан да үзебезгә кирәк дип ат белән куалар. Хәзер искә төшерсәң, исең китәр. Шул авыр елларны да уздык, күп нужалар күрсәк тә, зарланмадык, яхшыга өметләндек.
Гаилә архивымда сакланучы әле фотосурәттә дә шул шомлы елларның бер мизгеле тасвирланган. Фотода – «Юлбашчы» колхозы эшчеләре. Алгы планда Әмир абый Касыймов белән хисапчы Шаһабетдин абый Шәрәфиев (Сәрдәләр). Өстә «Коммунар» комбайны машинисты Кызыл Мишә егете Зиннәт Заһидуллин, ярдәмчесе Миннехан, Рәшидә, артта- Равил Әхмәтов (Көектән), сулдан Хәйбинур апа, Җәмига, Сәрбиямал (көлтәле), Тәскирә, иң алда – мин, Хәтирә, Сафия, Дәүләтша бабай Шәрипов, минем энем Фәһеметдин...
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Сөембикә Зиннурова.
Миңгәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев