Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кәримулла Гатауллин кар чистарту машинасына ия булды

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2014 елдан башлап үзе нәшер иткән басмаларга язылучылар арасында һәр ярты ел саен акция үткәреп, бүләкләр уйната.

Шушы көннәрдә 2021елның бе­ренче яртыеллыгына нәти­җәләр ясалды. Акциядә катнашучыларга әзерләнгән иң зур приз – кар чистарту машинасы Сабада яшәүче Кәримулла Гатауллинга чыкты. Акциядә катнашкан 773 абунәче арасыннан төп бүләк райондашыбызга насыйп булды. Кәримулла абый чын мәгънәсендә укымышлы, гомере буе вакытлы матбугаттан аерылмаган, һәр битен бөртекләп укып барган зыялы шәхесләрнең берсе. Газета-журналларга берәү дә бүләк отам дип язылмый, ул кешенең рухында, калебенә салынган. Кәримулла абый акция оештырыла башлаганнан бирле катнашып, кызыксындыру бүләкләре алса да, отыш иясе булганы юк иде әле. «Матбугатка язылганда бүләкне бөтенләй күздә тотканым юк. Күңел кушуы буенча язылам. Укыган кешедә мәгълүмат күп була, рухи байлык барыннан да өстен. Сигез төрле исемдәге газета-журнал алдырабыз, шуның алтысы «Татмедиа»ныкы. «Казан утлары», «Идел», «Сөембикә», «Шәһри Казан», «Саба таңнары», «Мәдәни җомга»ның бер хәрефен дә калдырмыйча укыйм. Алдырган басмаларның соңгы 15 елгы төпләнмәләре саклана. Гомерем буе матбугаттан аерылмадым. Электрон мәгълүмат чаралары заманы булса да, кулга тотып уку икенчерәк»,– ди ул. Укуга, белем алуга мәхәббәт Кәримулла абыйга кечкенәдән, ана тәрбиясе белән килә. Биектау райо­нының Өнсә авылында туган егет мәктәпкә кергәнче үк «Әлифба»ны укый. «Әнием заманы өчен бик укымышлы кеше иде. Ятимә булса да, абыстайларда укыган, гарәпчә, яңа әлифне, кириллицаны да белә иде. Әтиемә бер сыйныф та укырга насыйп булмаган. Башлангыч сыйныфлардан ук китап укырга хирысландым», - дип сөйли Кәримулла абый. Әлфия һәм Кәримулла Гатауллиннар балаларын да үзләре үрнәгендә кечкенәдән милли рух белән, матбугат белән таныштырып үстерәләр. Бүген шуны оныкларына сеңдерергә, туган көннәренә балалар өчен газета-журналларга абунә бүләк итү кебек матур гадәт булдырырга уйлыйлар. Вакытлы матбугатның аерым саннарын эзләп тә киләләр аларга. «Казан утлары» журналын Мәскәү өлкәсендә хәрби хезмәттә вакытта да яздырып ала ул. Үзе укып бетергәч, хәрби хезмәттәге иптәшенә бандероль итеп сала. «Бүләкне дә бик шатланып кабул иттек. Кар көрәү машинасы безнең хуҗалык өчен бик кирәкле җайланма. Йортыбыз елга кырыенда урнашкач, зур техникаларга кар чистарту өчен уңайсызрак. Кар быел бигрәк мулдан булды. Шуңа күрә моннан соң Дамир улыбызга ярдәмгә бүләк кар чистарту машинасы киләчәк», – ди Кәримулла Гатауллин.

Акциядә хезмәттәшебез Равил Нурисламовка да бәхет елмайды. Аңа планшет чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X