Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Куанычлы иҗат

… Узган ел Татарстан китап нәшриятында якташыбыз Нурислам абый Хәсәновның дүрт томлык сайланма әсәрләре басылып чыкты һәм китап киштәләрендә урынын алды. Бу аның якташлары -Саба,Теләче районы укучылар өчен дә куанычлы хәл.

 Мин үзем, Нурислам ага китапларын даими укучы буларак, кайбер фикерләрем белән уртаклашасым килә. Белгәнебезчә, Нурислам ага һөнәре буенча инженер буларак, күп еллар завод цехларында, эшчеләр мөһитендә чыныгу узган, зур тормыш тәҗрибәсе туплаган үзенчәлекле кеше. Ул кемгәдер яраклашырга да, яхшы булып күренергә дә тырышмый, аңа икейөзлелек сыйфатлары чит, ят нәрсә, барыннан да бигрәк, аның кыйбласы -хакыйкать!Гәрчә, дөреслек кытыршы, чәнечкеле булса да,  ул үз әсәрләрендә гадел, туры сүзле булып кала белә. Кемнәрдер исә тугрылыкны чын мәгънәсендә кабул итеп бетермәсә дә. Әмма моның ишеләргә артык әһәмият биреп, язучыга үз рухын сындыру кирәкмидер  дә. Дөресен генә әйткәндә, кайсы әдипне замандашлары үз чорында бөтен барлыгы белән кабул иткән дә, аңлый белгән соң? Каләм иясенең бөтен кыйммәте гаделлекне, хакыйкатьне яклауда, нинди генә каршылыкларга карамастан сафлыкка, чисталыкка омтылуда бит.

  Беренче том. Авторның бу томына «Хакыйкать тарафдары» дигән кереш сүзне минем остазым, укытучым, әдәбият галиме Рифат абый Сверигин язган. Бу кадәресен дә сөенечле хәл дип кабул иттем. Авторның әлеге томына соңгы елларда язылган, 2013 елда авыл тормышын яктырткан ябык проза әсәрләре конкурсында (романнар номинациясендә)бүләккә дә лаек булган «Соңгы гозер» әсәре, ягъни псевдоним белән аталган  «Язмыштан узмыш» әсәре һәм 1915 елда да шундый ук конкурста җиңү яулаган «Күрәчәк» романы да бар.Моннан тыш бу томда авторның «Җан авазы» романы да, «Ак балык», «Тәкъдир»(1990) «Бәхилләрме йөрәк?» повестьлары да урын алган.

  «Күрәчәк» романында бүгенге тормышның иң актуаль экология проблемалары-җир шарындагы тереклек шартларында, әйләнә-тирә мөһитебезгә бәйле рәвештә, төрле әфәтләр, чирләр тудырып яшәп килгән битарафлыкларыбыз да читләп узылмый, көнүзәк мәсьәләләр төрле образлар аша ачык чагыла. «Гозер» романында исә утызынчы елларда үз атын җигеп гомер кичергән, аннары шул атын колхозга биреп колхозга керми йөргән Ильясны НКВД әһелләре, «спекулянт» ярлыгы тагып, хатынын, балаларын ялгыз калдырып төрмәгә озаттыралар. Шул чорларда мәкер белән сугарылган җан өшеткеч вакыйгалар әсәрдә кыю, үтемле итеп, нәкъ Нурисламча сүрәтләнгән.

 «Җан авазы» романы да үзенең үзенчәлеге, гыйбрәтле булуы белән аерылып тора. Рифат ага Сверигин китапның кереш сүзендә билгелгәнчә, «Җан авазы» романы автор иҗатында, гомумән, хәзерге татар әдәбиятында үзенә бер урын алып тора. Әдәби чаралар муллыгы һәм төрлелеге белән прозабызга зур яңалык алып килгән әлеге романында автор тормышчан һәм хыялый, фонтасмогорик алымнарны бергә кушып, алыштырып, гаять тә тәэсирле әсәр иҗат итә алган. Аның төп хикмәте-яңа форма алымын куллануда гына түгел. Автор үзенә бер ысул белән гаять  көчле нәтиҗәгә ирешә-илдәге, җәмгыятьтәге тискәре күренешләрнең асылын күрсәтә, төпле анализ ясый, бигрәк тә армиядәге җитешсезлекләрнең төбен,тамырын ачып сала. Әйе,бу чынлыкта шулай. Чернобыль фаҗигасенә эләккән Җәмил солдат улы-Хөрмәтнең кайтуын көтә-көтә дөньялыктан китеп бара һәм аның рухы, кош сымак очып, улы хезмәт иткән якка юл тота. Бакса, анда аның улы Хөрмәт гаделсез хөкем ителгән. Ата рухы аның белән ниләр булганын, күренмәс кеше сымак, барысын өйрәнеп ачыклап йөри һәм тәфсилләп сүрәтли дә.

  Беренче томда, романнардан тыш, «Ак балык» (1988), «Бәхилләрме йөрәк?» (1989) «Тәкъдир» (1990) повестьләре дә урын алган. Күренгәнчә, Нурислам абый үзенең әсәрләренә исемнәрне дә уңышлы таба белгән. Бу уңайдан ул, күрәсең, кайбер авторларның да игътибарын җәлеп итә булыр. Мәсәлән, аның 1991 елда ук басылган китабындагы «Тәкъдир» повесте исемен, аңардан соң өч-дүрт автор кабатлап, үз әсәрләрен дә шул исемдә язып бастырырга өлгерделәр. Бу кадәресе дә Нурислам абый өчен «куанычлы»хәл булса кирәк.

Гәрчә ул кеше тапкан исемнәрне кабатларга тырышмады.

  Икенче том «Язмышлар уены» дигән роман белән ачыла. Анда авторның «Иңрәү», «Хакыйкать хакы», «Кыл өстендә калганда…» дигән повестьлары урын алган. Әлеге әсәрләрдә дә бүгенге көннең актуаль проблемалары чагыла. Гаделсезлек белән килешә алмаган геройлары үз укучыларын уйланырга, гыйбрәт алырга мәҗбүр итә.Аеруча «Язмышлар уены» романы бүгенге көннең актуаль проблемаларын калку итеп сүрәтли. Язучы үз иреген чикләми, фикер-карашларын ышандырырлык итеп алга сөрә, шәхси дәрәҗәмә кырын сугар дип тә тартынмый, вакыйгаларга объектив бәя биреп, үз укучылары күңелен җәлеп итә. Җәмгыятебезгә яман чир булып кергән, әхлак чикләрен узып азыну-мәфиячелек,коррупция чире күренешләренә дә юлыгасың.Заманның шундый зәхмәтле чире йогынтысы, ришвәтчелек күренешләре дә әлеге романда төрле символик детальләр, бизәкләр аша чагылыш тапкан. Мәсәлән, «Казна күле»ндә лидер буларак идарәчелек иткән Аждаһа елдан рәхәтләнеп үз күлендә коена, суга чума-чума уйный, шунда сөяркәсен дә иркәләп назлый, рухи рәхәтлек кичерә... Ул шул ук вакытта озын койрыгы белән бөтен җир шарын чорнап алырга, бар байлыкларга хуҗа булырга да, халыклар белән теле очыннан очырган «очкын-корылмалар» ярдәмендә генә идарә итәргә, барысын да үзенә буйсындырып яшәргә дә тели. «Казна күле» сәхнәсе-дулкын трибуна артына калыккач, Аҗдаһа елан янәшәсенә җыелган иярченнәре, хуҗасы сүзләрен хуплап кул чаба, шул ук вакытта аларның кесәләреннән чыгып очкан валюталар Аждаһа елан тәненә барып сылана да тиз арада юкка чыгып күздән югала. Романдагы әлеге ришвәтчелек, коррупция күренешләренең чагылышы бүгенге җир-су байлыкларыбызны үзара бүлешү,үзләштерү ысулларын без әлеге комсыз елан образы аша да ачык күрәбез. Н.Хәсәнов бу романында комсызлык чиренә дөрес «диагноз» куелган, укучыны кызыклы характерлар белән дә очраштыра. Роман җиңел укыла, авторның теле үзенчәлекле һәм халыкчан.

  Өченче том. Анда авторның  «Инешемдә-гомер агышы» (1985), «Язмышың сыналганда...» (1986), повестьлары белән күп сандагы хикәяләре, шаян парчалары, нәсерләре, шигырьләре һәм очерклары урын алган. Әнисенә багышланып язылган «Инешемдә-гомер агышы» повесте турында Гомәр ага Бәширов «Яшьләргә өмет» дигән мәкаләсендә («Казан утлары» 7сан,1985) болай дип язып чыккан иде: «Укый торгач, күңел түренә үтеп кереп рухи дөньяның нечкә кылларын чиртә торган ниндидер бер ягымлы, йомшак җылылык сизелә башлавын сизәсең… Мәсәлән, миңа аның башта әйткәннәрдән тыш ягымлы, йомшак тел белән язуы ошый. Ул сүзгә дә саран түгел. Яшь автор  моңарчы халык телендә сакланып килгән, хәзергә әле еш кулланудан шомарып өлгермәгән аерым сүз һәм гыйбәрәләрне тәмен, кадерен белеп нәкъ үз урынында куллана, тормыш детальләрен күрә белә, аларны укучы күңеленә үтеп керердәй итеп әйтеп тә бирә».

  Аннары Н.Хәсәновның соңрак язылган «Ак балык», «Тәкъдир», «Язмышың сыналганда...», «Бәхилләрме йөрәк?» дигән әсәрләренә карата Аяз ага Гыйләҗев: «Өметем бар» (китапка кереш сүз), Мәхмүт Хәсәнов: «Әйтер сүзе бар»,(«Татарстан яшьләре» 1985.), Барлас Камалов:   «Юл башы»  (Татарстан  яшьләре , 1985.) тарафыннан язылган бәяләмәләр аның башлангыч иҗатының үсешләре турында сөйли. Бу томда Нурислам абыйның күп кенә хикәяләре, шаян парчалары, нәсерләре, радио аша яңгыраган шигырь, җырлары да урын алган. Шәхесләребез турында язылган язмалары, очерклары да ялыктырмый җиңел укыла.

   Дүртенче томны  кулга алгач, мин янә сөенеп, куанып куйдым. Әлеге томда Нурислам абыйның әлегә беркайда басылмаган биш пьесасы һәм төрле елларда язылган мәкаләләре, әсәрләренә карата әдипләребезнең күп кенә бәяләмәләре, рецензияләр урын алган. Нурислам абый әсәрләрендә адәм баласының байлыкка омтылуы, кешелек сыйфатларының үзгәрә баруы турында да ачынып яза. Хаклык, ихласлык кебек шәхси сыйфатларга өстенлек бирелә,табигатькә карата битараф булмаска, миһербан-шәфкатьле булырга да чакыра.

  Шунысы кызык, Нурислам абый яшь чагында Казан Моторлар төзү берләшмәсе каршындагы Урицкий исемендәге культура сараеның халык театрында (җитәкчесе режиссер Камил Саттаров) куелган спектакльләрдә дә юкка гына катнашып йөрмәгән икән. Инде хәзер үз пьесаларын да иҗат итәргә өлгергән. Минем өчен бу кадәресе дә куанычлы хәл. Алга таба да кыйблаң хакыйкать булып калсын, безне куанычлы иҗат җимешләрең белән сөендер, Нурислам абый.

Зөлфирә Иксанова.

Байлар Сабасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев