Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кулда-ачкыч, күңелдә-куаныч

9 Май шәмәрдәнлеләр өчен Бөек Җиңү бәйрәме белән бергә, яңа йортка аяк басу көне буларак та истә калачак.

Нәкъ шушы көнне Төзүчеләр урамында төзелгән 18 фатирлы торак йортның ачкычлары хуҗаларына тапшырылды. АПК программасы буенча салынган күпфатирлы йортта нигездә яшь гаиләләр яшәячәк. Әлеге йорт үзенчәлекле проект белән, яхшы сыйфатлы кирпечтән төзелгән. Яңа йортка күчү шатлыгы белән муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов тәбрикләде. «Бүген бик олы бәйрәм –Җиңү көне. Шушы бәйрәмгә сезнең шатлыгыгыз да өстәлде. Йортлы булу, үз куышыңны булдыру – олы бәхет. Балалар үскәндә булса, бигрәк тә яхшы. Бул­ганның игелеген күрегез, бер-берегезгә кунакка йөре­шегез. Президентыбызга, дәү­ләтебезгә бик зур рәхмәт. Бу төзелешләр төрле дәүләт прог­рамма­лары аша гамәлгә ашырыла. Шәмәрдәндә әлеге проект белән тагын бер йорт төзергә планлаштырабыз», – диде Рәис Миңнеханов...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев