Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Кулны кулга – куркынычсыз юлдан» исемле театраль конкурс

1нче июнь көнне Балалар иҗат үзәгендә Саба муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына һәм балаларны яклау көненә багышланган «Кулны кулга – куркынычсыз юлдан» исемле балалар юл – транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча театраль конкурс булып узды. Конкурсны оештыручылар - Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге, Мәгариф идарәсе, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы»ның Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге.

Конкурста 15 балалар бакчасыннан театр коллективлары катнашты. Чыгышлар барышында актерлык осталыгы, актерларның сөйләм сәнгате, декорация һәм костюм элементлары, чыгышларның тәрбияви юнәлеше, музыкаль куелыш бәяләнде. Барлык катнашучылар да конкурска зур җаваплылык белән әзерләнеп килгәннәр. Чыгышлар бик матур, иҗади һәм истә калырлык булды. Барлык катнашучылар да мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев