Саба таңнары
  • Тат Лат
  • КУЛЫННАН ГӨЛЛӘР ТАМА

    Зөлфия апа Фәхретдинованың күңел матурлыгы курчакларына да күчкән. Капка төпләренә җитүгә әлеге йорт хуҗаларының матурлыкка гашыйк, алтын куллы кешеләр икәнлеге аңлашыла. Ишек алларында ясалма күлдә төнбоеклар, пар аккошлар йөзә, аллы-гөлле чәчкәләр күзне иркәли. Ә зур, иркен йорт эченә үтүгә үзеңне сихри дөньяга эләккәндәй хис итәсең. Төрле милләт вәкилләре булып киенгән курчаклар, күз явын алырлык зур чәчәк - яктырткычлар (торшер) - барысы да Шәмәрдәндә яшәүче Зөлфия апа Фәхретдинованың иҗат җимешләре.

    undefined

    Аның кебекләргә кулыннан гөлләр тама, диләр. Чыннан да Зөлфия апаның кулыннан килмәгән эше юк: матурлыкка гашыйк күңеле һаман эзләнүдә, тормышны яратуы, күңел сафлыгы гүя ул тудырган төрле эшләнмәләргә дә күчә. Тумышы белән Шәмәрдәннән булган Зөлфия апаның 21 ел гомере кырыс табигатьле, ерак Чукоткада уза. 1996 елда туган нигезенә йорт салып, тормыш иптәше Анатолий белән Шәмәрдәнгә кайтып төпләнәләр. Уллары Нурсил, кызлары Әлфия Мәскәү шәһәрендә яшиләр. "Әнием Шәмәрдәннең мех фабрикасында эшләгәч, кечкенә вакытта аңа булышырга йөри идем. Шуннан тегү эшләренә хирыслыгым булды. Чукотка төрле җәнлекләргә бай төбәк, танышларым бүре тиресеннән бүрек тегеп бирүемне сорадылар. Теккәнем булмаса да, «белмим» дия алмадым. Бер бүрекне тулаем сүтеп, калып ясап, бүрек тегәргә өйрәндем. Шәмәрдәнгә кунакка кайткач сумка тутырып өлгеләр, калыплар алып китә идем. Бик күп бүрекләр тектем. Күңел сусаганда рәсем дә ясый идем. Нык­лап кул эшләренә керешү, лаеклы ялга чыккач, ягъни бирегә кайткач башланды. Инде ясап карамаган әйбер калмады да бугай. Баштарак бәйләдем, затлы җепләр белән чиктем. Сеңлем белән төрле мәҗлесләргә табыннар би­зәп, өстәлләр көйләп тә йөрдек. Биш ел элек Казанда карвинг (яшелчә, җиләк-җимешләрдән төрле нәфис эшләнмәләр ясау) буенча түләүле дәресләрдә булып, сертификат алып кайттым", - дип сөйли Зөлфия апа. Телефонындагы үзенең иҗат җимешләре - кабактан ясалган кәҗәләр, карбыздан ясалган чәчәкләр, үзләре яшәгән төбәкнең чукча боланнары, кишердән ясалган кошлар - бары да җанлыдыр кебек. Никадәр осталык кына түгел, сабырлык та соравы аңлашылса да, яраткан эше Зөлфия апага күңеленә рәхәтлек, куаныч кына китерә. Оста кулы тагын да катлаулырак эшләргә тартыла. Казан шәһәрендә роза чәчәкләреннән зур, биек торшерлар ясау буенча яңа­дан мастер-классларда булып, әлеге нечкә эшнең сер­ләренә дә төшенә. Ул ясаган торшерлар бүген күпләрнең күңелләрен иркәли, өйлә­ренә затлылык өсти. Ике ел элек улым:"Әни, милли киемнәрдәге курчаклар яса әле, син аны булдырасың", - дип миңа яңа­дан канатлар өстәде. Баш-аягым белән шушы эшкә чумдым. Пенсия алуга Казаннан курчаклар ясау өчен материаллар җыеп кайтам. Курчаклар сатып алам да, баш, кулларын гына калдырам, аякларын алып, гәүдәне түгәрәк электр лампасына урнаштырам. Ул озын итәк белән кап­лана. Киемнәрен изолон дигән материалдан эшлим. Аны җылыткыч белән төрле формаларга китерергә була. Курчакларым төнлә төрле төс­ләргә кереп яналар, интерьер буларак та, төнге ут өчен дә бик матур. Ярый ирем минем кызыксынуларымны аңлый, күңелемне төшерми, киресенчә, рухландыра гы­на. Утларын кую эшләрен ул башкара", - ди Зөлфия апа. Курчакларга милли киемнәр киертү, төрле бизәнгечләр бе­лән матурлау, кыскасы, Зөлфия апаның киң фантазиясе эшкә җигелә. Курчакларны ике ел элек ясый башласа да, милли киемдәгеләренә быел гына керешкән. Бүген татар, башкорт, казах, удмурт, үзбәк, Көньяк кәләше киемендәге курчаклар ниндидер күргәзмәгә әзерләнгән кебек төзелешкәннәр. Бер­сен­нән-берсе гүзәл бу сылу эшләнмәләргә карап, Зөлфия апаның уңган кулларына тагын бер кат сокланасың. Һәр милләтнең үз бизәкләре бар. Интернетка кереп һәр­берсен өйрәнә, милли төс­мерләрне салырга тырыша. Шуңа да курчаклар бер­сен-берсе кабатламый. "Алар һәрберсе үзгә. Икесен нәкъ бертөрле итеп ясыйм дип тырышсаң да, алай килеп чыкмый. Һәрберсенең үз характеры, йөз чалымнарында үзенчәлекләр табыла. Чәчләрен һәр милләткә туры китереп ясыйм, үрәм. Гадәттә бер курчакны ясар өчен 3-4 көн кирәк. Бакчада эшләп арыйм да, өйгә кереп эш кабинетыма - курчакларым янына ашыгам. Эш белән мавыгып, таң атканын да абайламый калам, иртәнге 5ләргә кадәр ясыйм", -ди ул. Курчаклар янәшәсендә төрле образдагы ябалаклар сафы тезелгән: араларында доктор да, укытучы да, футболчы да, пешекче дә бар. Кыскасы, беркемдә кабатланмаган затлы, зәвыклы бүләкләр! Һәр нәрсәдән матурлык күреп, шуны башкаларга да өләшә белгән Зөлфия апа белән аралашкан саен күңелеңә рух, яшәү көче аласың. Үзеңнең дә тормышны яратуың мәңге сүнмәсен, Зөлфия апа!

    undefined

    Автор фотолары

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: