Күптән түгел 95 яшен тутырган мөгаллимә Марзия апа Гатауллина калебе, үз-үзен тотышы белән һаман да укытучы әле
Укытучы ничә яшьтә генә булуга карамастан, укытучы булып кала бирә. Күптән түгел генә 95 яшен каршылап, гомеренең 42 елын мөгаллимлек хезмәтенә багышлаган Марзыя Хаҗи кызы Гатауллина да дәрес аңлаткандай һәр сүзенә тирән мәгънә салып сөйли, тирән фикерли, күңел җылысын өләшеп яши әле...
Арча төбәгенең Сеҗе авылында туып-үскән кызга гомере буе районыбызда мөгаллимлек итәргә язган була. Туган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1943 елда алар бер сыйныфтан 16 укучы Арча педагогия училищесына укырга керәләр. Бу елларда кичергән авырлыклар Марзыя Хаҗи кызының күңел түренә тирән уелган.
"Шакылдап каткан чабаталар белән дәрескә кереп утырабыз, чабаталар җебергә дә өлгерми. Училищеның ягарга утыны юк. Класслардагы суыкны әйтеп аңлатып булмый. Тулай торак дип аталган урыныбыз тагын да суыграк. Стена ярыкларыннан буран кереп утыра. Укуның авырлыгы бер хәл, бу михнәтләргә түзә алмыйча ташлап китүчеләр дә күп булды. Өч ел укып, дүртебез генә диплом алуга ирештек. Ничек гомерлек чир алмаганбыз, Аллаһ саклаган", – дип кичерешләре белән уртаклаша мәгариф ветераны.
Марзыя Хаҗи кызының педагоглык эшчәнлеге 1946 елда районыбызның Керәнне мәктәбендә башлана. Алар булачак танылган язучы Мөхәммәт Мәһдиев белән бер чорда эшлиләр.
"Мәктәп директоры сугыштан яраланып кайткан Касыйм абый иде. Миңа укытырга 1 сыйныфларны бирделәр. Сыйныфтагы 43 бала арасында берничә ел утырып калган бер бала да бар икән. Дәрестән соң калып, малайдан нигә болай булганлыгы белән кызыксындым. Моңарчы укытучылар белән аңлашу таба алмыйча, өметсезлеккә бирелгән баланың укуга кызыксынуы уянып, өенә йөгерде. Фатирга керткән әбиемә кайтып, чәй эчеп утырганда бер ханым килеп керде. Малайның әнисе икән. "Рәхмәт әйтергә килдем, сеңлем. Минем улым мәктәптән үзгәреп, канатланып кайтты", – дип мине кочаклап алды. Малай белән уртак телне тиз таптык, укуы да, тәртибе дә яхшырды", – дип искә ала Марзыя ханым.
Әлбәттә, 42 еллык мөгаллимлек эшчәнлегендә аның күңелендә мондый хатирә-истәлекләре күп уелган. Бу дәвердә фермаларда дежур тору, колхоз басуындагы игенчеләргә чиләк-көянтә белән аш алып бару, авыллар буйлап концертлар кую - болар берсе дә читләтеп үтмәгән.
Ул чорларда укытучыларны еш кына күчереп йөрткәнлектән, аңа Иләбәр авылында башлангыч мәктәп директоры булып эшләргә туры килә. 1949 елда Иске Мичән авылына башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр. Биредә ул лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя. Ялга чыккач та декрет ялына чыгучылар, я авырып китүчеләр урынына эшләп торырга һич авырыксынмый ул. Алар Иске Мичән авылының уңган егете Хөснулла Гатауллин белән гаилә корып, 57 ел матур гомер кичерәләр. Җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Хөснулла абый 2008 елда вафат була, Марзыя ханым инде өч улын югалту хәсрәтен дә сабыр гына кичерә. Озак еллар авыл халкына дини хезмәт күрсәтеп, абыстай вазифасын да үти. Үзе белем биргән күпсанлы шәкертләренең генә түгел, авыл халкының хөрмәтен казанып, Акъәби булып яши ул.
Бүгенге көндә Марзыя әби Байлар Сабасында кызы Люция ханым тәрбиясендә, ил-көнгә тынычлык, һәркемгә хәер-дога кылып гомер кичерә. Үзеннән озак яшәүнең сере белән дә кызыксынмый булдыра алмадым.
“Озын гомерле булу үзеңнең нинди тормыш алып баруыңнан да тора. Сәламәт тормыш алып барырга тырыштым. Нәрсә генә дисәләр дә, гомерем буе сөтле каты чәй эчтем. Шатлыгымны да, сагышымны да чәй белән җиңә идем. Организм өчен иң кирәге – төнге йокы. Аны калдырмаска кирәк. Менә соңгы вакытта хәтер генә сыната башлады әле”, – дип Марзыя әби гомер йомгагының кайбер өлешләрендә “буташып”, Люция ападан ярдәм дә сораштырды.
“Әниебез гомер буе озак яшәү турында хыялланды һәм үзен шуңа әзерләп яшәде. Аллаһ аның теләк-хыялларын кабуллардан кылды”, –дип әнисенең сүзләрен куәтли Люция ханым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев