Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кыңгыр эштән ерак йөр

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендә үткән чираттагы утырышының көн тәртибенә барлыгы 8 мәсьәлә кертелгән иде. Аларның 4се – төрле хокук бозу фактлары буенча полиция тарафыннан төзелгән беркетмәләр.

Байлар Сабасында яшәүче яшүсмер белән яшьтәше арасында җәнҗал чыгып, берсенә тән җәрәхәтләре ясалган. Яшүсмер комиссиягә чакырылып, җавап тотты һәм башка мондый хәлнең кабатланмаячагына ышандырды. Улларының  кылган гамәле өчен әти-әнисенә 5 мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Яшүсмергә җәмәгать тәрбиячесе билгеләнде. Сатыш авыл җирлегендә яшәүче ханымга  балигъ булмаган балалары алдында спиртлы эчемлекләр кулланганы өчен полиция  хезмәткәрләре  административ беркетмә төзегән. Начар гамәленнән сабак алмаган ханым белән профилактик әңгәмә үткәрелеп, үз-үзен тотышында уңай якка үзгәрешләр күзәтелмәсә, ул вакытлыча бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителәчәге турында кисәтелде. Бу юлы 100 сум штраф  түләргә туры киләчәк. Шулай ук Сатыш җирлегеннән булган ир-атка карата тутырылган беркетмә үзеннән башка гына каралып, аңа  эчкечелек белән шөгыльләнгәне өчен комиссия 500 сум штраф түләтергә дигән карар чыгарды. Шәмәрдән авыл җирлегеннән булган яшүсмер Казан шәһәрендәге кибетләрнең берсеннән 390 сумлык товар алып чыкканда тоткарланган.  Кыз үзенең  гаебен танып,  мондый яман күренешнең башка кабатланмаячагына вәгъдә бирсә дә, гаилә казнасына  1000 сум зыян  килде.  Шулай ук утырышта  җәмәгать тәрбиячеләренең үзләренә беркетелгән яшүсмерләр белән алып барылган шәхси профилактик эшләре турында чыгышлары тыңланып,  «Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2019» конкурсында район данын  Гөлнара Раиф кызы Шиһабиева яклаячагы билгеле булды.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев