Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Кыңгырау”да Эко Яз

Агымдагы елның апрель аеннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар Министрлыгы тарафыннан “Эко Яз” дип исемләнгән конкурс игълан ителде.

Шул исәптән безнең “Кыңгырау” балалар бакчасы да бик тыгыз эш алып бара. “Макулатура җыеп-агачларны саклыйк” акциясе үткәрелде. Әти-әниләр һәм хезмәткәрләр көче белән бер тонна макулатура җыелды. Һәркем табигатьне, агачларны саклап калуга үз көчен кертте.

   Чисталык ике айлыгын игълан итү белән безнең коллектив хезмәткәрләре, бакча биләмәсен чистарту максатыннан-өмәләр оештырды.  Тирә-юньне ямьләндерү, матурлауга өлеш кертте.

 “Кошлар кайта җылы яклардан” атналыгында әтиләребез тарафыннан оялар ясап эленде.

       “Безнең якның табигате”  номинациясендә, мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче-Ярмиева Азалия, Республика күләмендә үткәрелгән конкурста, Әлмәт шәһәренә барып икенче урынны яулап кайтты.

   Һәр төркем “Тәрәзә төбендә яшелчә бакчасы” дигән конкурста бик теләп катнашты. Балалар һәм әти-әниләр ярдәмендә бик күп үсемлекләр чәчелде.

    Зурлар төркеменә йөрүче балалар акция кысаларында “Туган ягым чишмәләре” дип исемләнгән проект эшләре яклады.

      Уртанчылар төркеме балалары “Сабинка” елгасының яр буена экскурсиягә бардылар. Балалар чишмәләр б/н таныштылар, аларның кайда, ничек килеп чыгулары, чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге җир булуына төшенделәр. Чишмәләр тирәсен чүпләрдән арындырдылар.

   Әти-әниләр иҗат иткән шигырьләрне балалар, челтерәп аккан чишмәләр янында сөйләделәр. Шул максаттан китап рәвешендәге “Яшәсен Чишмәләр” исемендәге проект эше эшләнде.

  Мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары Сабаның Үзәк урамнарында “Сез чишмәләрне беләсезме?- дигән темага кызыклы сораулар биреп, очраклы кешеләрдән интервью алдылар. Һәм аларны чишмәләр яннарын чистартырга, сакларга өндәделәр.

   Без оештырган “Яшә чишмә” флешмобы кысаларында әти-әниләр бердәм булып һәрдаим фотоотчет куеп баралар.

 

 

“Кыңгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе Хазиева А.Г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X