Саба таңнары

Кыңгыраулар музеена сәяхәт

10 июль көнне Лесхоз Мәдәният Йортының кыңгыраулар музеенда “Бәләкәч” балалар бакчасына йөрүчеләр экскурсиядә булып киттеләр.

Алар кыңгырауларны бик игътибар белән күзәттеләр, кызыксындырган сорауларын бирделәр, шалтыратып карадылар. Без, үз чиратыбызда, аларга кыңгыраулар тарихын, килеп чыгышлары, кем туплап, кемнең безгә бүләк итүе турында сөйләдек. Соңыннан алар спорткомлекста рәхәтләнеп төрле уеннар уйнадылар һәм бик ошатып кайтып киттеләр.

Фото: http://rdk-saby.do.am

http://rdk-saby.do.am

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: