Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кырбаш авылында “Троица” бәйрәме

20нче июнь көнне Кырбаш авылында “Троица” бәйрәме узды. Троица бәйрәме, Яфрак бәйрәме дип санала һәм барлык йортлар да яшел яфраклар һәм чәчәкләр белән бизәлгән була. Бәйрәм үзе табигатьтә үтте, 30 кеше катнашты. Яз белән хушлашу һәм җәйне каршылау көнен славяннар яз баһадирларына – Ладага багышладылар. Каен бу вакытка матур яшеллеккә киенгәнлектән, аңа аерым хөрмәт белән карыйлар. Концерт уен программасы, биюләр, конкурслар, җырлар белән үткәрелде. Шулай ук бәйрәм өстәленнән башка да булмады. Бәйрәм бик күңелле үтте. Олылар да, кечеләр дә күңел ачты!

Фото: rdk-saby.do.am

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев