Кытай бездән ерактамы?
Соңгы вакытта шомлы хәбәрләр ешайды. Чагыштырмача яшь икътисад арысланы булып саналган Кытай базары хәлсезләнү билгеләре күрсәтә. Шик юк: Кытай базарында түнтәрелеш башланса, беренче булып Көньяк-көнчыгыш Азия илләре шок кичерәчәк, аннан соң кризис цунамие дулкыны, үсеп килүче илләр икътисадын җимереп, бөтен планетага җәеләчәк.
Россия икътисады беренчеләрдән булып шул дулкын астында калачак, кече һәм урта бизнес, хәтта олигархик капитал да һава җитмәүдән интегәчәк, тыны кысылып буылачак. Эшсезлек кискен артачак, өметле күренгән һәм болай да бик аз санлы булган технологик проектлар җимерелеп төшәчәк, кичә генә зур хезмәт хакларында коенган перспектив профессия вәкилләре ярык тагарак янында калып, төшенкелеккә биреләчәк һәм борыннарын салындырачак. Ак яклар гына түгел, кара эш белән тамак туйдыручы йөк төяүчеләр һәм идән юучылар да үзләренә мәйдан тарайганын сизәчәкләр. Без, ватанымтатарстанлылар, күптән кисәткән кризис, ихтимал, тектоник финанс плитәләренең тетрәве рәвешендә Тын океан ярларыннан хәбәр салыр. Хәер, бүген Европа икътисады астында да, хәтта АКШның үзендә дә кайнар магма утлары әнә-менә тышка чыгам дип талпына, шуңа күрә икътисадның супервулканы кайда атар, төгәл генә фаразлап бетереп булмый. Россиянең үзендә инде болай да төшенкелек хөкем сөрә: кесә ягы такырайды дип сөрән салучы россиялеләр саны кискен үсә, хакимлек дилбегәсен тотучыларның рейтингы түбәнгә сикерә.
Шундый шартларда ил хөкүмәте исә Мумуны суга батырган Герасим кебек базарлар муенына таш бәйләп маташа: салымнар үсә, акцизларны өстиләр, карт-коры пенсиядән мәхрүм ителә, бюджет талап акчаларны офшорларга чыгару традициясе вәкилләре үзләрен икенче сулышы ачылган узышчы кебек тоталар.
Шундый шартларда Кытай икътисады плитәсе әйләнеп капланса, үзенең бөтен гигант авырлыгы белән Россия икътисадын бик тиз төпкә батырачак.
Кытайның Милли банкы идарәчесе Йи Ганг Үзәк банкның базарларда хакимлек итүче хаоска җитди игътибар итәчәген белдерде һәм юаньне тотрыклы итеп сакларга вәгъдә бирде. Хәер, милли валюта сыегая һәм какшый башлаганда, теләсә кайсы илнең Банк вәкилләре традицион рәвештә шундый белдерүләр ясыйлар. Үзенең валюта кәрзинен Кытай акчасы белән дә тутырган Россиянең Үзәк Банкы, мәсәлән, кәрзиннең ул өлеше тишелгәнен һәм резервларының берникадәр саекканын сизә.
Кытай җитәкчелеге, әлбәттә, кул кушырып утырмый. Дәүләт банклары интервенция ясап, юаньне терәтеп торырга тырышалар. Хөкүмәт исә Россия җитәкчелеге кебек тырма өстенә менеп биергә җыенмый: икътисад сулыш алсын өчен салымнарны киметә. Бездә һәрбер селкенгән нәрсәдән салым саварга азаплансалар, чиннар салым түләми яшәү мөмкинлеге алган катлауны калынайтырга, үз гражданнарының сатып алу сәләтен үстерергә тырыша. Кытай канун чыгаручылары Россиядәгегә капма-каршы булган салым реформасы әзерлиләр: фәкыйрь катлау дип саналган физик затларны салымнардан азат итү, бай катлау өчен салым йөген җиңеләйтү белән мәшгульләр. Бездәге “самозанятый”ларны тамак туйдырырлык акча эшли алсалар да саварга җыеналар әнә. Ачларның тукларны ашатуы ил икътисадына файда бирер дип уйлыйлар. Кытайда исә яхшы аңлаганнар: халык кулында акча никадәр күбрәк калса, икътисад шулкадәр тизрәк үсәчәк. Менә бу чаралар әҗәткә баткан Кытай икътисадын упкыннан тартып чыгарырга җитәрме, анысын киләчәк күрсәтер. Базарлар исә бүген давыл сулышын сизәләр һәм офыкның кай тарафында финас яшене яшьнәр дип борчылалар.
Фото: https://pixabay.com | Free-Photos
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев