Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әле ярый, республика программалары гамәлдә

2020 елда халыктан 137400 сум үзара салым керми калган

Узган ел Саба  районында   яшәүчеләрдән барлыгы 7,372 миллион сум үзара салым җыелган иде. Республика бюджетыннан дүртләтә арттырылгач,  ул 36,862 миллион  сум булды.  Хәзерге вакытта авылларда үзара салымга урам юлларын төзекләндерү, кеше тормышына куркыныч яный торган карт агачларны кисү, чишмәләрне тәртипкә китерү, обелисклар төзү-яңарту, зиратларны тәртипкә китерү һәм башка эшләр башкарыла. Гомумән, һәр авыл җирлеге үзара салымны нинди максатларга тотасын  авыл җыеннарында, халык  белән  киңәшеп  хәл итә. Әлегә өстенлек урамнарга  бирелә. Барлык  үзара салымның 56 проценты  җирле  әһәмияттәге юлларны ремонтлауга тотыла. 

“Ярый әле, шушы  программа гамәлдә. Ул булмаса, бу кадәр төзекләндерү эшләре  алып барылмас иде“, – диләр авыл җирлекләре башлыклары. Чыннан да, быел урамга 100 метрга вак таш салу – уртача алганда 300 мең  сумга төшә. Бер  километры – 3 миллион. Кайбер җирлекләрдә еллык бюджетның керем  ягы да аның  кадәр түгел. 2013 елдан республикада  үзара  салым җыю программасы  кертелгәч, җирле  үзидарәләрнең финанс хәле берникадәр  җиңеләйде. Халык бит үзе  үк, 3 тиен  чыгармыйча 5 тиен  керми, ди. Авылда  яшәүче ике кешелек гаилә уртак мәсьәләне хәл итүгә 600 сум акча бирә  икән, республика хөкүмәте аны дүртләтә арттыргач, 2400  сум була. Дәүләт бирәм дип торганда  нигә  алып калмаска. Мисалга,  Олы Арташ авылында  яшәүчеләр былтыр үзара салым биргәч,  аларның уртак  казнасында республика бюджетыннан  өстәлгәне белән 326681  сум акча тупланган. Шушы  акчага 9 августта “Рамазан”  җәмгыяте әлеге  торак пунктта төзекләндерү эшен башлады. Вак таш салыначак Березовая урамы кайчандыр Җанбай авылы дип  йөртелгән. Билгеле, үз зираты да булган һәм  хәзер дә бар.  Үзара салымга шул  зиратка таба 150 метр арага вак таш җәелә. “Без Олы  Арташта өченче  елыбызны эшлибез. Березовая  һәм Центральная урамнарын тоташтырган үрдә гомумән чирәм генә  иде.  Хәзер пычракта да  машина  йөрерлек булды. Биредә техника күп  йөрми. Озакка  чыдар. Чокырланса, ремонт  алып барасы була”,– диләр Фәнис  Гатауллин белән Камил Кәримуллин. Алар үзтөягечтә һәм катокта ком-ташны юлга тараталар һәм тыгызлыйлар.  Чыңгыз Якупов “Амкодор”да  грунтны  кырдырып  участокны  әзерли.  Фәнис  Төхбәтуллин,  Рашат Альметов, Илдус Галимов “Хундай”да инерт материаллар ташый. Техника хәрәкәте кешеләрдә дә  кызыксыну  уята. “Без авылның иң аргы башында яшибез. Урамыбызга таш җәяселәрен ишетеп бик сөендек.  Юлыбыз начар, яз-көз машина белән үтеп йөрерлек түгел иде. Бигрәк тә әниләр интеккән. Кызганыч, таш зиратка  әз генә барып  җитми кала. Анысы да булыр,  алла боерса, – дип шатлыгын уртаклашты 88  яшьлек әнисен карарга  шәһәрдән  кайткан Мөслимә Насыйрова.

 Олы  Арташта юл  фонды  аша да урамнарны төзек­ләндерү  каралган. “Анысын МДСУ оешмасы эшли. Шамил Бариев  урамына ике тыкрыгы белән 340 метрда таш җәеләчәк.  Үзара  салымга кил­гәндә,  халык  акчасына быел Язлы Арташ, Ике  басу  Арташ  авылларында “Рамазан” җәмгыяте 478,2 мең  сумлык  эш башкарачак”,– ди Арташ  авыл  җирлеге  Алмаз Әгъләмҗанов.  

Быел “Рамазан” оешмасы 26 авылда урамнарны төзекләндерәчәк. Эшләр Мичән, Сатыш, Түбән Шытсу, Иске Икшермә авыл җирлекләрендә төгәлләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев