Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Легендар урманчы рухын яңарттылар

Лесхозда легендар урманчы Нургали Миннеханов истәлегенә чаңгы ярышлары узды.

Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган урманчысы  Нургали Миңнехан улы истәлегенә  багышланган ярышлар быел  районыбызда 23нче тапкыр үткәрелде. Әлеге бәйге сигез район  территориясенә урнашкан Саба урман хуҗалыгының  Кукмара, Курса, Шәмәрдән, Мишәбаш, Сабабаш, Ленин    урманчылыклары һәм селекция –орлыкчылык үзәге, агач эшкәртү цехы, идарә аппараты коллективларын берләштерде.
Иң элек Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе  Илһам Рәхмәтуллин ярышта катнашучыларны сәламләп, бәйгенең имин, күңеле үтүен теләде. “Остазыбыз, хезмәтебезгә  ныклы нигез салып калдырган Нургали Миңнеханов истәлегенә үткәрелүче традицион ярышлар егерме елдан артык дәвам итә. Быелгы ярышларда  укучылар  – мәктәп урманчылыклары әгъзалары да катнашучы аеруча куанычлы. Районыбызда 23 мәктәп урманчылыгы эшләп килә. Бүген алар да безнең арада.  Остазыбыз истәлегенә узучы ярышларда  70 тән артык чаңгычы стартка басачак”, –диде Илһам  Рәхмәтуллин. “Урман хуҗалыгында кышкы хезмәтләр нидән гыйбарәт? дигән соравыбызга, Илһам Гайдулла улы:” Урманчылар кыш көне урман кисә, хәзер агч утырту  чоры башлана, шуңа ныклы әзерлек бара”, – дип җавап бирде.
Ярышлар өч этапта уздырылды. Иң элек 1 километрлы арага  старт сызыгына мәктәп урманчылыклары  кызлары  басты. Алар арасында иң җитезе  һәм Кубок иясе  булып  Айгөл Исмәгыйлова танылды.    Егетләр арасында әлеге дистанциядә беренчелекне Лесхоз  мәктәп урманчылыгыннан  Азамат Зәйнетдинов яулады. Коллективлар арасында  өченче урынны агач эшкәртү цехы,   идарә аппараты икенче урынны,  беренчелекне  Сабабаш урманчылыгы яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев