Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ленин ордены кавалерлары – район горурлыгы

2020 ел безнең өчен тарихи вакыйгаларга бай ел булачак. Киләсе елда Бөек Ватан сугышында җиңүгә – 75, Саба районы оешуга – 90, ТАССР төзелүгә 100 ел тула. Истәлекле даталарга бик кыска вакыт калып баруын искә алып, район ветераннар советы, киң җәмәгатьчелек, бигрәк тә мәктәп коллективлары белән берлектә шактый зур әзерлек эшләре алып бара. Районда туган, яшәгән, сугыш вакытында хезмәт куйган, укыган, үскән тыл ветераннары, сугыш чоры балалары турында, өйдән өйгә йөреп, фотосурәтләр, материаллар тупланды. Һәм шулар нигезендә 5144 тыл ветераны һәм 2585 сугыш чоры балалары турында 45 тирән эчтәлекле, фотосурәтләр белән баетылган альбомнар төзелде. Бу материаллар Саба районы Советында саклана. Әйтергә кирәк, бу 3 дистә ел эчендә эшләнгән иң масштаблы акция булды.

Моның тәрбия чарасы буларак әһәмиятен әйтеп бетереп булмый. Чөнки безнең үсеп килүче буын дәү әтиләре, әниләре, күршеләре, авылдашлары, туганнары турында материал туплап Җиңүнең нинди авырлык белән килүенә тагын бер мәртәбә инанды, тормышка, укуга, илебез тарихына тирәнтен карый башлады.

  Бүгенге көндә районда тагын бер акция бара: сугышта катнашучылар турында фотоматериаллар туплап, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Бөек сугыш чоры гаилә фотохроникасы” чарасында катнашабыз. Барлыгы 1500гә якын фотосурәт табылып Бөтенроссия сайтына кую өчен материаллар җибәрелде.

  Бу эштә бик зур гына проблемалар да бар. Сугышта катнашучылар турында материаллар бик аз, бигрәк тә фотосурәтләрне табуы кыенлаша. Әлеге чарада катнашканда без Саба районы сугыш ветераннары турында китап бастырып күп кенә материалларны саклап калуга ирешкән Хәйдәр Хисановны да тирән ихтирам белән искә алабыз. Бу киң масштаблы эш дәвам итә. Кызыклы материаллар булса, район ветераннар Советына,  мәктәпләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

  Бүгенге санда, илебез, республикабыз, районыбыз үсе­шенә зур өлеш керткән Ленин ордены кавалерлары турында материаллар бирә башлыйбыз. Әле Ленин ордены кавалерлары турында материаллар туплау дәвам итә. Бүгенге көнгә 24 кеше турында материаллар булдырдык. Шул ук вакытта Ленин ордены кавалерлары Олы Саурыш авылында укыткан Анна Васильевна Ибатаева, Шәмәрдән мәктәбе укытучысы Соколова Мария Сергеевна турында фо­тосурәтләр, документлар юк.  Бәлки аларны табуда газета укучыларыбыз ярдәм итәр. Әйтик, Алан-Елга авылында туган, чит җирләрдә эшләгән Илдус Сабир улы Зиннәтовның Ленин ордены кавалеры булуы турында беркем дә белми, үзе дә сөйләми. Андый тыйнак райондашларыбыз бәлки тагын бардыр? Исемлеккә  кермичә калган Ленин ордены кавалерлары  турында белүчеләр булса, ветераннар  советына  яки редакциягә хәбәр итә алалар. Илебезнең  икътисадый потенциалын ныгытуга  зур өлеш керткән хезмәт батырларының берсе дә онытылып калмасын   иде.

        Расих Сабиров,

  район ветераннар  советы рәисе.

Наилә Нигъмәтҗан кызы Вәлиева
1919 елның 14 гыйнварында Байлар Сабасында  туган. Кукмарада  шәфкать туташлары  курсын тәмамлый. 1935-1938 елларда  Татар икшермәсе медпунктында шәфкать туташы, 1938-1942 елларда Саба орлыкчылык  лабораториясендә лаборант булып эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1943 елда  Кызыл армиягә алынып, 1949 елның 15 гыйнварына  кадәр  5870, 2783, 4494нче эвакогоспитальләрдә шәфкать туташы булып эшли. 1949-1995 елларда район үзәк хастаханәсе –шәфкать туташы. 1961 елда Ленин ордены белән  бүләкләнә. 2003 елда вафат була. Сабаның 3нче зиратына  җирләнгән. 

Шәмсенур Тимергали кызы Тимергалиева
1938 елның 2 июнендә Татар Икшермәсе авылында туа. Әтисе  сугышта хәбәрсез  югала. Кыз 7 еллык мәктәп тәмамлагач, 1953 елда сарык  фермасына  эшкә  килә. 1957 елда аны сыерлар  саварга күчерәләр.    Югары   күрсәткечләргә ирешә, шактый  еллар дәвамында район терлекчеләре лидеры була. 1971 елда Ленин ордены, 1973 елда “Социалистик  ярыш җиңүчесе” билгесе  белән  бүләкләнә, районның Хезмәт даны  китабына  кертелә. Хәзерге  вакытта Татар Икшермәсе  авылында   яши.

Әсгать Ахунҗан улы Ахунҗанов
1896 елда Кече  Шыңар  авылында  туган. 1910 елда Казаклар мәдрәсәсен тәмамлый һәм Октябрь инкыйлабына  кадәр шунда  сабак бирә. Гражданнар сугышы  вакытында Олы Нырсыда  укыта. 1921-1923 елларда  Казаклар мәктәбендә  белем бирә. КОНО инспекторы, лектор-агитатор була, округта беренчеләрдән булып олылар арасында наданлыкка каршы  көрәш башлый. 1926 елда Кече Шыңарда мәктәп төзелгәч, аның беренче  укытучысы була. 1928 елда мәктәп  яна һәм 1929 елда Әсгать Ахунҗанов кайгыртуы нәтиҗәсендә яңадан торгызыла. Аның белән хатыны Мәһәршә апа да мөгаллимә булып эшли. Берничә тапкыр авыл  Советы депутаты итеп  сайлана, авылдашлары арасында  абруй казана. 1942 елдан Олы Шыңар тулы булмаган мәктәбе директоры итеп билгеләнә.Мәгариф эшендәге гаять зур хезмәте өчен ул 1936 елда Хезмәт Кызыл байрагы ордены, 1947 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. 1971 елда вафат була. 2007 елдан Олы Шыңар мәктәбе Әсгать Ахунҗанов исемен  йөртә.                    

Мөхәммәт Закир  улы Закиров
1916 елның 12 маенда Түлүшкә авылында  туган.  Мәктәптән  соң шофер, механизатор һөнәрен  үзләштерә. 1937 елда Кызыл армиягә алына, Монголиядә  японнарга каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. “Сугышчан хезмәтләре өчен”  медале белән  бүләкләнә. Аннары  Фин сугышында  катнаша.  Бөек Ватан сугышында 31нче  армиянең 220нче  укчы дивизиясе  составында була. Берлинга барып җитә, Эльбада американнар белән очраша. 1943-19944 елларда Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. 1945-1948 елларда Германиядән завод җиһазлары ташый,  туган  авылына да “Студебеккер” машинасы белән  кайта. Сугыш вакытында барысы 9 ел да 7 ай хәрби хезмәттә була. Сугыштан  кайткач,1982 елга кадәр “Авангард” колхозында шофер булып эшли. 1976 елда IX бишьеллык бурычларын үтәүдә күрсәткән  фидакарьлеге өчен Ленин ордены бирелә. 1984 елда гаиләсе белән Түбән Кама шәһәренә күченеп  китә. 2015 елның 28 декабрендә 100 яше туларга 4 ай кала вафат була. Түбән Камада җирләнгән.

Илдус Сабир улы Зиннәтов
1934 елның 4 сентябрендә Алан-Елга авылында туган. Хезмәт юлын 1952 елда Свердловск музыка инструментларын ремонтлау комбинатында столяр ярдәмчесе булып башлый. 1953-1957 елларда Совет армиясендә хезмәт итә. 1957 елда Түбән Тагил бакыр руднигына  эшкә керә. Скреперчы, шахтада  күмер чабучы, бригадир була. Югары  күрсәткечләргә ирешкәне өчен 1971 елда Ленин ордены белән  бүләкләнә. 1984 елда туган  ягына  кайта. Илдус Зиннәтов тальянда   яхшы  уйнаган. Армиягә  киткәнче  үк  үзе беренче гармунын  ясый. Пенсиягә чыккач, шөгылен дәвам итә. Дүрт рәтле гармуны  югалуын бик авыр  кичерә. 2015 елның 22 декабрендә вафат була. Алан-Елга авылы  зиратына җирләнә.

Фазылҗан Сабир улы Мәтҗанов
1931 елның 10 октябрендә Төбәк  авылында туа. Җидееллык мәктәп, тракторчылар курсын тәмамлый. 1949 елда армиягә  алына. 1952 елда колхозда тракторчы булып эшли башлый. Хатыны Тәскирә апа белән 5 бала үстерәләр. 1966 елда Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән  бүләкләнә. Югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкәне өчен 1973 елда  аңа Октябрь революциясе ордены бирелә. Күпьеллык намуслы  хезмәте  өчен 1976 елда Ленин орденына  лаек була. 2006 елда үлә.  Туган  авылы Төбәктә җирләнгән.

(Дәвамы алдагы саннарда).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев