Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ленин ордены кавалерлары – район горурлыгы

Мәрьямниса Мәүли кызы Мәүлиева

1940 елда Мамалай  авылында  туа. Унбиш яшеннән фермада бозаулар карый башлый.  Озакламый  аны Мамалай товарлыклы-сөтчелек  фермасының савым сыерлары торагына   күчерәләр. Кулын имгәткәч, Мәрьямнисага  җиңелрәк эш – балалар бакчасында няня булырга тәкъдим итәләр.  Әмма ул баш тарта һәм  сыерлардан сөт алуда югары   күрсәткечләргә ирешә, район терлекчеләре арасында һәрвакыт югары   призлы  урыннарда  була. 1966 елда Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән  бүләкләнә. 1975 елда икенче тапкыр шушы орден кавалеры була. 1970 елда “Хезмәттәге батырлык өчен” медале, 1986 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. Терлекчелектә 40 елдан артык  эшләп, 1995 елда лаеклы   ялга  чыга.  Хәзерге  вакытта Мамалай  авылында  яши.

Нургаян Әхмәтвәли  улы Әхмәтвәлиев

1928 елның 29 ноябрендә Татар Икшермәсе  авылында  туган. Унөч  яшеннән колхозда ат белән эшли башлый. Ашлык  уру комбайнын  күргәч, бөтен гомерен шушы техникага,  авыл хуҗалыгына багышлый. 1951 елда Арча механикалаштыру мәктәбен тәмамлый. Бик тырыш  комбайнчы була, көнлек заданиене 50-70 процентка  арттырып үтәмичә, эшен ташламый. 1979 елда  республикада беренчеләрдән булып Ставрополь крае новаторы Ипатовлар   алымы белән эшли  башлый: 36 сәгатьтә 1096 центнер ашлык  суктыра. Яшьләргә остазлык итә.  1971 елда Ленин ордены белән  бүләкләнә, 1976,1977,1978 елларда  Социалистик  ярыш  җиңүчесе, IX һәм X бишьеллыклар ударнигы. КПССның  Татарстан өлкә комитеты, ТАССРның Хезмәт министрлыгы, район Советы  Мактау грамоталары, Советлар Союзы Герое Иван Башкиров исемендәге Диплом  белән бүләкләнә. 1980 елның 20 сентябрендә урып-җыю вакытында  фаҗигале  төстә һәлак була. Татар Икшермәсе  авылында  җирләнгән.

Минзакир Әбсәләм  улы Әбсәләмов

1986 елның 10 декабрендә Югары Утар авылында туган. 1915 елда  ук солдатка алынган. Себер полкында  рядовой, унтер-офицер булып хезмәт иткән.  1922 елда Генштабның хәрби  академиясен тәмамлаган, Иранда СССРның илчесе булып эшләгән. Сугыш алдыннан Фрунзе исемендәге хәрби академиянең разведка  кафедрасы начальнигы була. Фин сугышында  катнаша.   Илгә немец-фашист илбасарлары басып  кергәч, М.Әпсәләмов 1941 елның июль аенда көньяк-көнчыгыш юнәлешендә аеруча мөһим бурыч үти.  Волхов, Ленинград, Карелия  фронтларында, Поляр аръягында Кольск ярымутравын дошманнан азат итүдә катнаша. Сугыштан соң Генштабның Югары академиясендә укытучы, фәнни-тикшеренү бүлеге начальнигы, була, хәрби  фәннәр докторы исемен ала.   Якташыбыз сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары өчен Ленин, дүрт тапкыр Кызыл Байрак, Хезмәт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе”, I дәрәҗә Богдан Хмельницкий, II дәрәҗә Суворов орденнары белән бүләкләнә. 1981 елның 10 июнендә Мәскәүдә  үлә.

Үзбәк Садыйк улы Закиров

1925 елның 25 маенда Балтач районы Комаров Завод авылында туган. 1942-1943 елларда Кызыл юл МТСында тракторчы булып эшли. 1943 елда  армиягә алына,  Ерак  Көнчыгышта япон империалистларына  каршы  сугыша.1947-1953 елларда  Кызыл юл районы комсомол һәм партия органнарында  эшли. 1956-1961 елларда Мамадыш районы КПСС райкомының II  секретаре, башкарма  комитет рәисе була. 1961-1962 елларда  Әгерҗе районында эшли.1962 елдан 1974 елга  кадәр партия эшчәнлеге  Саба районы белән бәйле. Районыбызның социаль-икътисадый  үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Ленин, Октябрь революциясе, Хезмәт Кызыл байрагы орденнары, медальләр белән  бүләкләнә, VI–VIII чакырылыш Югары  Советы депутаты була. КПССның XXIV съезды делегаты. 1974 елның 15 июлендә вафат була.  Сабада бер  урам Үзбәк  Закиров исемен  йөртә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев