Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ленин ордены кавалерлары – район горурлыгы

Ильяс Исхак улы Исхаков

1928 елның 12 февралендә Урта Саба авылында туган. Сталин колхозында тракторчы булып эшли. Германиядә 4 ел хәрби бурычын үтәгәннән соң, казан авиация заводына слесарь-җыючы итеп эшкә алына. 1967 елда казан вертолет заводына моторчы булып күчә. Эшен яхшы өйрәнгән белгеч булып таныла. Вертолетларга хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау өчен берничә тапкыр Вьетнам, Һиндстан, Кытай, Индонезия, Болгария илләрендә командировкаларда була. 1967-1970 ел планнарын арттырып үтәгәне зчен Ленин ордены белән бүләкләнә. 1994 елда 66 яшендә лаеклы ялга чыга. Казанда яши.

Давыд Матвеевич Матвеев

1923 елда Саба районы Олы Саурыш авылында туган. Бөек Ватан сугышында катнаша.1942 елда армиягә алына. Өченче Украина, I Белоруссия фронтларында Ленинград фронтының 216нчы укчы полкында автоматчы була. Висла елгасын кичкәндә күрсәткән батырлыгы өчен Советлар Союзы герое исеменә тәкъдим ителә. Әмма 1944 елның 31 августында Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә. Фронттан кайткач, гомерен Саба районы Ленин исемендәге колхозда иген үстерүгә багышлый. Кукуруз игү звеносы җитәкчесе була. 1971 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. 2004 елның 19 февралендә вафат була.

Кыям Җәләл улы Җәләлев

1925 елның 10 гыйнварында Шәтке авылында туган. Хезмәт юлын 1941 елда кырчылык бригадиры булып башлый. 1943-1944 елда Бөек Ватан сугышында катнаша. 1945-1946 елларда салым агенты булып эшли. 1947-1949 елларда Шәтке авыл советы рәисе була. 1952 елда көндез укып Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1953-1985 елларда Теләче һәм Саба районнарына кергән “Большевик” колхозын җитәкли. Хуҗалык икътисадый яктан нык була, бернинди дәүләт ярдәменә таянмыйча эшчәнлек алып бара. 1971 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Хәзерге вакытта Казанда һәм Шәтке авылында яши.

Фәридә Гәрәй кызы Әухәдиева

1932 елның 1 августында Саба районы Балыклы авылында туган. Гомере буе Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгында сыер савучы булып эшли. 1960 елда Ленин ордены, 1966 елда Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнә. 1973 елда аңа икенче Ленин ордены бирелә. Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза һәм көмеш медальләренә лаек була. Теләче районы Үзәк бистәсендә яши.

Мәүгизә Мәхмүт кызы Гыйләҗева

1925 елның 18 февралендә Алан авылында туган.1957 елга кадәр туган авылында төрле эшләрдә катнаша. 1957-1967 елларда Теләче һәм Саба районнарына кергән “Родина” колхозында сыерлар сава. 1966 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. Бик мәрхәмәтле, кайгыртучан хатын-кыз була, балалар ярата. Хатыны үлеп, дүрт бала белән калган алдынгы механизаторга кияүгә чыга. Аларны җәмгыятькә лаеклы, тәртипле кешеләр итеп үстерә. 2003 елда вафат була. Теләче районы Алан авылында җирләнгән.

Нәгыйм Минһаҗ улы Минһаҗев

1934 елның сентябрендә Саба районы Шәтке авылында туган. 1952-1955 елларда совет армиясендә хезмәт итә. 1956-1980 елларда Саба һәм Теләче районнарына кергән “Большевик” колхозында механизатор булып эшли. Югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкәне өчен 1973 елда Хезмәт Кызыл байрагы ордены, 1976 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. 1980-1994 елларда төрле эшләр башкара. 2017 елда вафат була. Теләче районы Шәтке авылында җирләнгән.

Нәгим Шакир улы Шакиров

1924 елның 10 гыйнварында Язлы Арташ авылында туган. Завод-Нырты 7 еллык мәктәбен тәмамлый. 1942 елда Кызыл армиягә чакырыла. Бөек Ватан сугышында катнаша. Германия тар-мар ителгәннән соң япон милитаристларына каршы көрәшкә җибәрелә. 1947 елда туган ягына кайта. 1949 елда шоферлар курсын тәмамлап, Саба леспромхозына машина йөртүче булып эшкә урнаша. Югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкәне өчен 1966 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. Предприятиенең мактау китабына кертелә. 1999 елда вафат була, Лесхоз зиратына җирләнгән.

Нәсимә Мөхәммәтсалих кызы Салихова

1932 елда Саба районы Алан авылында туган. 1949 елда урта мәктәпне тәмамлагач, туган авылында сыер савучы булып эшли башлый. 1961-1962 елларда Саба районы халык депутатларының Күкчә авыл Советы рәисе. Аннары 1987 елда пенсиягә чыкканчыга кадәр “Родина” колхозында сыерлар сава. 1970 елда “Фидакарь хезмәте өчен” медале, 1971 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. 2005 елның 30 июнендә вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев