Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Ленин ордены кавалерлары – район горурлыгы

    Газизә Мехәмәтсафа кызы Иманкулова

    1903 елның 2 сентябрендә Мамадыш районы Вахит авылында туган. Яшьли ятим кала, абыйсы тәрбиясендә үсә. 1924 елда укытучылар әзерләү курсын тәмамлагач, Юлбат авылына җибәрелә һәм 28 ел балаларга белем бирә. Юлбат һәм тирә-як авыллары халкы аны тырыш, әдәпле, үз эшенә бирелгән укытучы буларак искә ала. 1930 елда Һадиулла Мөхәммәтҗановка кияүгә чыга, ире сугышка алына һәм 1942 елда хәбәрсез югала. Үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен 1939 елда Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән, “Фидакарь хезмәте өчен” медале, 1952 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. Гомеренең соңгы елларын Вахит авылында үткәрә. 1988 елның 23 мартында вафат була.

    Миңнегали Мәгъсум улы Сафин

    1934 елда Саба районы Баландыш авылында туган. 1947-1949 елларда Теләче районы “Актив” колхозында төрле эш башкара. 1953-1954 елларда Горький өлкәсе Лукояновск районы хуҗалыкларында комбайнчы булып эшли. 1954-1958 елларда Казах­станда чирәм җирләрне күтәрүдә катнаша. 1958-1994 елларда Саба һәм Теләче районнары “Баландыш” совхозы комбайнчысы. Югары хезмәт күр­­сәткечләренә ирешкәне өчен 1972 елда Хезмәт кы­­зыл байрагы, 1976 елда Ленин ордены, шулай ук СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе ме­­дальләре белән бүләкләнә. Теләче районы Баландыш авылында яши.

    Агафия Федотовна Лаврова

    Узган гасырның 30нчы елларында Саба мәктәбендә рус теле һәм әдәбияте укытучысы. Шул дәвердә Ленин ордены белән буләкләнгән.1938 елда ТАССР Югары Дәүләт советына депутат итеп сайланган. Саба районыннан Югары Советка сайланган иң беренче вәкил. Татарстан халык мәгарифе комиссариатында эшләү чорында да мәктәпкә кайтып йөргән, ярдәмнәр оештырган.

    Мансур Низам улы Низамов

    1913 елның 1 мартында Арча районында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1930 елда Мәскәү өлкәсе Подольск механика заводында эшче булып башлый. 1930нчы елларда Арча районында тракторчы, МТС директоры урынбасары, башкарма комитетның финанс бүлеге мөдире булып эшли. 1941-1946 елларда Ватан сугышында катнаша, рота командиры урынбасары була. 1946-1953 елларда халык депутатларының Саба районы башкарма комитеты рәисе. 1956-1970 елларда эреләндерелгән Чаллы, Тельман районнары халык депутатлары Советы рәисе булып эшли. Ленин ордены белән бүләкләнә, ТАССР Югары Советы депутаты булып тора.

    Антонина Степановна Соколова

    1913 елның 6 августында Саратов өлкәсе Стригай авылында туган. 1933 елдан Саба районы Үзәк бистәсендә дуңгыз караучы, аннары бригадир булып эшли. 1968 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. 1991 елда вафат була. Теләче районы Үзәк бистәсе зиратында җирләнгән.

    Сәлимгәрәй Хәсән улы Байкиев

    1892 елда Мамадыш районы Ак чишмә авылында туган. Хезмәт юлын Питрәч районы Көбәк авылында укытучы булып башлый. 1935 елның 15 августында Түбән Шытсу авылында башлангыч мәктәпкә күчерелә. 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. 1949 елның 29 мартында Ленин ордены белән бүләкләнә. 1950 елда аңа “ТАССРның атказанган укытучысы” исеме бирелә. Аның улы Кави Байкиев озак еллар Иске Икшермә урта мәктәбе директоры булып эшли. ТАССРның атказанган укытучысы. Сәлимгәрәй Байкиев 1964 елның 7 декабрендә вафат була. Түбән Шытсу авылы зиратына җирләнгән.

    Аркадий Андреевич Давыдов

    1903 елда Арча районы Ключище авылында туган. Ундүрт яшеннән Шәмәрдән тимер юл станциясендә эшли башлый. Сугыш елларында па­ровоз машинисты була. Фронтка солдатлар, сугыш кирәк-яраклары, хәрби техника ташый. Парово­зында Германиягә кадәр барып җитә. Хезмәтен ярата, Шәмәрдән халкы арасында абруе зур була. Сугыш елларында “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң машинист булып эшләвен дәвам итә. Ленин ордены, “Отличный машинист” билгесе бе­лән бүләкләнә. “Мактаулы тимерьюлчы” исеме бирелә. 1974 елда вафат була. Шәмәрдән зиратында җирләнгән.

    Гөлбикә Гали кызы Кәримова

    1938 елның 15 сентябрендә Үзәк бистәсендә туган. Унбиш яшеннән Үзәк фермасында сыер сава башлый. Хезмәтенең беренче елларында ук югары нәтиҗәләргә ирешә, эш күрсәткечләре тәҗ­рибәле сыер савучыларныкыннан узып китә. 1966 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. 1968 елда ул бер сыердан 5549 кг сөт савып алып, Саба районының уртача күрсәткеченнән ике тапкырга арттыра. 1971 елда Социалистик Хезмәт Герое була һәм икенче Ленин ордены белән бүләкләнә. 1976 елда КПССның XXV съезд делегаты итеп сайлана. Бүген Гөлбикә Кәримова Үзәк авылында гомер кичерә.

    Каюм Бәшәр улы Бәшәров

    1903 елда Кукмара районы Югары Шәмәрдән авылында туган. Унбиш яшеннән Шәмәрдән тимер юл станциясенә эшкә урнашкан. 1930 елдан 1958 елга кадәр паровоз машинисты булып эшли. Сугыш вакытында Нократ Аланы һәм Юдино арасында тимер юлга хезмәт күрсәтә. Югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен 1951 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. Хатыны Зәйнәп Нигъмәтҗанова белән 10 бала тәрбиялиләр. Зәйнәпкә “Герой ана” орденын Шәмәрдән станциясе аша үткәндә СССР Югары Советы Президиумы рәисе К.Ворошилов үзе тапшыра. К.Бәшәров 1980 елда вафат була.

    Автордан: Ленин ордены 1930 елда СССР Югары Советы Президиумы карары белән булдырыла. Инде 1931 елда ук беренчеләрдән булып әлеге бүләккә якташыбыз, Саба районы “Байкал” колхозы (Балыклы авылы, хәзер Теләче районына керә) рәисе булып эшләгән Корбан Әхмәтҗанов лаек була. Ул 1934 елда Советларның III Саба районы съездында Бөтен Татарстан съездына депутат булып сайланган. Без районыбызда туган һәм эшләгән чорда Ленин ордены белән бүләкләнгән шәхесләр белән сезне газета аша таныштырдык. Мин шушы эштә булышлык күрсәткән кешеләргә зур рәхмәтемне белдерәм. Әмма күңелдә борчулар да юк түгел. Китапханәләрдә, мәктәпләрдә, мәдәният учакларында, музейларда, җирле үзидарә органнарында алар турында мәгълүмат бик аз. Күпме генә тырышып карасак та, берничә Ленин ордены кавалеры турында мәгълүмат туплый алмадык. Исемлеккә керми калган орден кавалерлары турында белүчеләр булса, Саба ветераннар советына җиткерүегезне сорыйм (84362)-2-28-14. Аларның берсе дә онытылып калмасын иде.

     Расих Сабиров,

      район ветераннар  советы рәисе.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: