Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре "Туган телем-минем туган ягым" дип исемләнгән чара үткәрделәр

26 апрель көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре Лесхоз бистәсе китапханәчесе белән берлектә Туган тел көне һәм Г. Тукайның туган көне уңаеннан «Ләйсән» балалар бакчасы балалары өчен "Туган телем-минем туган ягым" дип исемләнгән чара үткәрделәр

26 апрельдә Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлана. Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Кушлавыч авылында туа.
Татарстанда Туган тел көне - ул һәркем үзен үз халкының бер өлеше итеп тою мөмкинлегенә ия булган бәйрәм. Тел - ул бер милләт кешеләрен берләштерә торган, аларны бербөтен итеп ясый торган ышанычлы корал. Балаларга Г.Тукайның «Бала белән күбәләк», «Шүрәле», «Су анасы» һәм «Дәү әни» башкаруындагы бишек җырлары тәкъдим ителде. Балалар Г.Тукайның яраткан шигырьләрендә үзләренең яраткан геройларын күрергә бик шат иделәр.

Чыганак : https://rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев