Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхоз мәдәният йортына экскурсия

22 гыйнвар көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Ләйсән» балалар бакчасы белән берлектә Лесхоз авыл мәдәният йортына культпоход оештырдылар һәм үткәрделәр.

Балалар «Кыңгырау» музее белән таныштылар, зур кызыксыну белән кыңгырауларны тыңладылар һәм карадылар. Бигрәк тә аларга безнең иң уникаль һәм зур кыңгырау ошады. Балалар аның күләмле тавышыннан бик канәгать калдылар. Шулай ук китапханәдә булдылар, анда балалар үзләренең яраткан китапларын күрделәр. Китапханәче балаларга ТАССРның 100 еллыгы турында презентация күрсәтте.

Чара ахырында рәсем конкурсы оештырылды. Балаларга мондый экскурсия бик ошады. Һәркемнең йөзендә елмаю, шатлык иде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев