Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхозда «Итекле хоккей» матчы

23 нче февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Лесхоз бистәсендә “Итекле хоккей” матчы узды.

Башта уен гадәти хоккей матчыннан бөтенләй аерылмый дигән тәэсир калды, тик барысы да даими рәвештә егыла башлады һәм кар киез итекләр эченә кереп тулды. Уеннан соң барлык катнашучыларга һәм кунакларга кайнар чәй һәм коймак белән өстәл әзерләнгән иде. Коймак урамда пешерелде. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Барысы да бик канәгать калды. Без, үз чиратыбызда, егетләргә рәхәтләнеп уйнарга риза булганнары өчен рәхмәтләребезне җиткердек.

Фото: http://saby.tatarstan.ru/

http://saby.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев