Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Лесхозда “Кышкы чия” сәүдә үзәгендә булган фаҗига корбаннары истәлегенә багышланган акция

“Кемерово, без синең белән!”— “Кышкы чия” сәүдә үзәгендә булган фаҗига корбаннары истәлегенә багышланган акциягә Лесхозлылар да кушылды.28 нче март көнне Лесхоз мәдәният йорты каршына кеше кайгысына битараф булмаганнар җыелган иде.

Бирегә авыр хәлдә калган кемероволыларга теләктәшлек белдерү һәм аларның кайгысын уртаклашуны үзенең бурычы  итеп санаган дистәләрчә лесхозлы фаҗига корбаннарын искә алырга килде.  Бу чарага беркемне дә мәҗбүриләп китермәделәр.  Биредә авылыбызның имамы Әхмәд хәзрәт Коръән аятьләре укыганнан соң  дога кылынды. Фаҗигадә үлгән кешеләр истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде, ә соңыннан катнашучыларның кулларыннан зәңгәр күккә ак шарлар күтәрелде.

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев