Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Лесхоз табиб амбулаториясе шәфкать туташы катнашында мәгълүмат сәгате

Бөтендөнья сәламәтлек көне-үзенең иминлеге, сәламәт тәне һәм нык рухы турында кайгыртучы һәркем өчен мөһим бәйрәм

    8 апрель көнне Лесхоз мәдәният йортында Лесхоз табиблык амбулаториясе шәфкать туташы С.Г. Мингәрәева катнашында Бөтендөнья өлкән буын кешеләре өчен сәламәтлек көненә багышланган «артериаль кан басымыңны үлчәү» темасына мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чараның максаты-халыкның игътибарын үз сәламәтлегенә җәлеп итү, аларга хәвеф-хәтәр факторлары һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау чаралары турында мәгълүмат бирү. Йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары беренче урында тора. Профилактика чараларының берсе булып артериаль басым дәрәҗәсен даими контрольдә тоту тора. Белгеч даими үзконтрольнең әһәмияте турында сөйләде, шулай ук югары кан басымы куркынычын арттыра торган факторлар, шулай ук кан басымын төшерү ысуллары турында сөйләде.

    Бөтендөнья сәламәтлек көне-үзенең иминлеге, сәламәт тәне һәм нык рухы турында кайгыртучы һәркем өчен мөһим бәйрәм. Йөрәгегезне саклагыз! Исән булыгыз!

   Чыганак: https://saby.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2403906.htm  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев