Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Лесхоздагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Татарстан» дәүләт радиосы журналисты булды

Өлкәннәр көне якынлашканда

 «Татарстан» дәүләт радиосы  журналисты Рәзин Нуруллин тапшыру әзерләү өчен Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йортында булды.Татарстан радиосының баш мөхәррире, атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистларның Х. Ямашев исемендәге премиясе лауреаты, “Бәллүр каләм” иясе Рәзин Ахун улы Нуруллинның  исеме радиотыңлаучыларга яхшы таныш. «Яңа көн» вакыйгалар манзарасы, «Офыклар», «Актуаль әңгәмә» кебек программалар алып баручысы, халык арасында үтә зур популярлык казанган «Пар канатлар» тапшыруының авторы һәм алыштыргысыз алып баручысы ул.   Рәзин Ахун улы интернат-йортта эшләүчеләр белән очрашты, тәрбияләнүчеләрнең тормышы белән кызыксынды. Тиздән бу учреждениедән эчтәлекле һәм гыйбрәтле тапшыру көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев