Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Әлмәндәр оныклары – Сабада

Балаларда театрга мәхәббәт тәрбияләү, милли театр сәнгатен үстерү, СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның иҗатын, татар драматургиясен, язучы, артистларын пропагандалау максатыннан оештыручы балалар сәнгать фестивале быел тугызынчы тапкыр узды.

Сайлап алу этабына 32 театр коллективының театраль күренештән өзеге кабул ителеп, финалда катнашу хокукы алган 10 коллективны Саба сәхнәсе берләштерде. Яшь театр сөючеләрне иң элек башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов сәламләп, якташыбыз Шәүкәт Биктимеровның якты истәлеген хөрмәтләп килгән һәр коллективка зур рәхмәт сүзләре җиткерде. «Әлеге фестиваль 2012 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты талантлы актерны зурлау, исемен мәңгеләштерү булса, шул ук вакытта сәләтле балаларны барлау, үстерү буенча да роле бик зур. Фестиваль милли гореф-гадәтләребезне онытмау, саклау буенча да зур өлеш кертә. Театр бәйгесе дәвамлы булып, алдагы елларда да шушы сәхнәләрдә очрашырга язсын», - диде җитәкче. Фестивальдә Казан шәһәре, Әтнә, Теләче районыннан килгән театр сөючеләр белән бергә, районыбыздан финалга узган “Яшь талантлар” (Саба гимназиясе), “Сәйлән” (Лесхоз урта мәктәбе), “Хәзинә” (Шәмәрдән лицее), “Яшьлек” (Тимершык урта мәктәбе), «Яшьлек» (сәләтле балалар мәктәбе) театр коллективлары катнашты. Чыгышларны бәяләүче жюри әгъзалары арасында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының халык артистлары Илдар Хәйруллин һәм Венера Шакирова булуы әлеге бәйгенең никадәр җитдилеген күрсәтә иде. Экранда үзенә генә хас ихласлык белән елмаеп торучы Шәүкәт ага Биктимеров гүя яшь театр сөючеләргә хәер-фатихасын биреп, үзенең дәвамчылары үсүенә сөенә иде кебек. Дөрестән дә, бер-бер артлы зур осталык белән чыгыш ясаган театр коллективларын күрү театр сәнгатенең киләчәге өметле булачагына ышандырды.

undefined

«Бүгенге фестивальдә катнаша алуыбыз һәм, әлбәттә, мәртәбәле жюри каршында чыгыш ясавыбыз бик тә куандыра. Без Ренат Харисның «Абай бабай аланы» дигән курчак спектаклен алып килдек. Курчак театры драматик спектакльләргә караганда күпкә катлаулырак булуы белән аерылып тора. Башта үзең белән, аннан курчак белән идарә итәргә кирәк. Кыскасы, икеләтә уйнарга туры килә. Курчак театры жанр буларак бик авыр. Без турыдан-туры «Әкият» курчак театры белән эшчәнлек алып барабыз», – ди Олы Мәңгәр халык театры каршында эшләп килүче «Әкият иле» курчак театры җитәкчесе Рафис Сәлахетдинов.

Соңыннан район мәгариф идарәсе начальнигының тәрбия эше буенча урынбасары Гөлнар Шәфыйкова фестиваль кунакларын тәбрикләп, һәрберсенә матур чыгышлары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Театр сәнгатен үстерүдә керткән өлешләре өчен Г.Камал театрының күренекле актерларына мәгариф идарәсе җитәкчесе исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

undefined

«Яраткан, танылган актерыбыз Шәүкәт Биктимеровка багышланган театр бәйрәмендә катнашуыбызга чиксез шатбыз. Бүгенге уртак хезмәтебез Шәүкәт абыйның рухына дога булып барса иде! Фестивальгә әзерләгәндә кемдер көчне күбрәк салгандыр, кемдер көч түкмичә генә үз сәләтенә таянгандыр. Сәнгать шундый әйбер ул. Иң мөһиме, без сезнең күзләрегез аша эчке дөньягызны – самимилек, йомшаклык, яктылыкны күрдек. Чөнки бөек Тукаебыз да «Театр яктылыкка - нурга илтә» дигән. Сезнең дә театр сәнгате белән кызыксыну булгач күңелегезгә яхшылык, яктылык иңүе билгеле. Үскәч барыгыз да артист булмаячаксыз. Әмма актерлык сәләтенә ия балаларны күреп сөендек. Сезнең төп вазифагыз – телне, милли рухны, гореф-гадәтләрне саклап калу. Һәръяклап уңышлар телим», – дип сөйләде Илдар Хәйруллин яшь театр осталарын тәбрикләп.

undefined

Шәүкәт Биктимеров исемендәге IХ республика балалар театр сәнгате конкурсында кечкенәләр төркемендә Әтнә районы «Бәрәскә» урта мәктәбенең «Шатлык», икенче урынны Лесхоз урта мәктәбенең «Сәйлән», 1 урынны Теләче урта мәктәбенең «Илһам» театр коллективы яулады. Уртанчылар төркемендә 3 нче урын Саба гимназиясенең «Яшь талантлар», 2 нче урын Казан шәһәренең 16 нчы гимназиясендә эшләүче «Нур», 1 нче урын Әтнә районының «Әкият иле» һәм Шәмәрдән лицееның «Хәзинә» театр коллективларына бирелде. Олылар төркемендә 3 нче урынны Теләче районы Шәтке авылыннан «Күңелле сәхнә», 1 нче урынны Сабаның сәләтле балалар мәктәбенең «Яшьлек» театр коллективы алды.

undefined

Гран-при иясе булып Тимершык урта мәктәбенең «Яшьлек» театр коллективы танылды. «Әлеге конкурста ел саен катнашып киләбез. Быел Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектаклен әзерләдек. Мәктәптә укыганда бик теләп катнаша идем. Хәзер укытучы булып кайткач, үзем укыган мәктәптә укучыларым белән бергәләп өйрәнәбез. Быел күптән көтелгән Гран-прига лаек булдык», – ди җитәкче Илсинә Гарифулина. «Театр түгәрәгенә бәләкәй вакытымнан бирле йөрим. Бүген төп рольне уйнадым. Ике ел рәттән беренче урынны алгач, Гран-прига зур өметләр белән килгән идек. Өметләр акланды», - дип укытучысының сүзләрен куәтләде Булат ролен башкарган Ильяр Якупов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев