Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Үләр алдыннан төшемә керде...”

Суфия апа 1931нче елның 8нче гыйнварында Югары Шытсу авылында 3нче кыз булып дөньяга килә. Беренче апасы Суфия бик иртә җир куенына керә, ә өченче кызга аның исемен бирәләр. Әтиләре икенче кызына Оркыя, ә кечкенә кызларына олы кызы хөрмәтенә Суфия исемен куштыра. 1931нче елда әтисен колхоз председателе итәләр. Күп тә үтми, Суфия апаның әтиләре башка хатын белән читкә чыгып китә. Суфия апа әнисе һәм апасы белән яшәп кала. Ләкин авырлыкларның башы гына булып чыга бу. Әтиләре яшь хатынны төп йортка алып кайта һәм “Мин сезнең икегезне дә якын күрәм”, дип, теге хатын белән никахлашып, 2 хатынлы булып тора башлый. Ай-һай авыр була аларга шул хатын белән торырга. Бигрәк тә Суфия апаның әнисенә. Ул аңа хәтта ашарга пешерергә дә ирек бирми торган була. Аптырагач әниләре күршеләргә кереп ашарга пешергән. “Әни безне калдырып чыгып китмәде, нишләсәк тә бергә идек, эшкә йөрде, Чәбки-Сабадагы әбиебез (әнисенең әнисе) бар яктан да булышып торды”, – дип искә ала Суфия апа шул елларны. Шулай ике хатын белән торганнан соң, көннәрнең берендә Суфия апаларның әтиләре теге хатынын ияртеп, өйдә берни дә калдырмыйча башка җиргә торырга чыгып китәләр. Өй буп-буш кала. Әбиләре, ашарыгызга кашык булса да булсын дип, кашыкларын да бирә, әниләре берничә эштә эшләп, әкренләп өйгә кирәк-яраклар җыя. Өйдә ашарга булмый. Ике кыз кул арасына керә башлый. Суфия апа бүтән гаиләләрдә бала карашып акча эшли. Ул, хәтта, мәктәптә белем дә ала алмый кала. “Берсендә әнигә кайтып әйттем. Әни, бәрәңгене үзегез ашарсыз, мин шуның суын булса да эчәрмен. Бала каравы читен, бүтән бармыйм әле, дип ялына идем. Әни “түз инде, балам, ашарлык булса да эшләрсең”, ди торган иде”, – ди Суфия апа.

Сугыш тәмамланган вакытта Суфия апалар ашлык сугуда булганнар. Бер кеше килеп, әтисенең теге хатынының баласына “ әтиегез кайтты, сиңа китәргә рөхсәт”, дигән. “Иии, авыр булды шул вакытны. Ул бит минем дә әтием. Әлеге бала бөтенләй аның баласы түгел, ләбаса, диеп кычкырып елыйсым килде”, - диеп сукранды героебыз.

Чабатасы өзелеп төшсә дә, аларны төнгә чаклы өйләренә кайтармаганнар. Хәтта эскерт астында кунып калган чаклары да булган.

Харис исемле егет армиядән кайткач, очраган беренче кызга өйләнәм, дип әйтеп куйган була. Чыннан да, алар Суфия апа белән Харис абый армиядән кайткач очраша башлыйлар. 4 елдан соң өйләнешәләр. 1958нче елда ул төп йортка килен булып төшә. Кайнанасы һәм кайнатасы белән бик тату торалар. Олы кызлары Фәния дөньяга килә, аннан Хәнияләре. Суфия апаның олы кызы Фәния апа шушы авыл егетнә кияүгә чыга, бер кыз, бер малай алып кайта. Беренче малайлары Айнур саусыз туа. Фәния апа да инде 20 ел элек гүя иясе булган. Бик яшьли алып киткән аны Ходай. “Төнлә белән ишек кагуга сискәнеп куйдым. Ишекне ачсам, киявебез басып тора. Нәрсә, әллә, Айнур вафатмы, дим. “Юк, Фәридә үлде” дип, җавап бирде дә идәнгә кереп ауды һәм шашып елый башлады. Бик авыр кичердем. Бар кешегә дә баласы газиз була шул. Ул үлгәч, малайлары Айнурны Утар балалар йортына алдылар. 18 яше тулгач, Яшел Үзәнгә күчерделәр. Ай саен шунда барып йөрдем”, – ди Суфия апа. Фәния апа 40 яшендә Биектау больницасында кан басымыннан дөнья  куйган. Кияүләре 9 ел элек, оныгы Айнур 6 ел элек үлгән. Ире Харис абый 2014 елда гүр иясе булган. “Ул елларны шифаханәләрдә дәваланып йөргән чагым. Төшемә үлгән танышым керде. Имеш, ул безнең капкадан иптәшем белән бергә чыгып бара. Минем пальтоны да эләктергән. Әйдә, өй тутырк кеше бит , самовар куярга булса да булышырсың, дим. Ә ул кире кермәде. Шул төштән соң, сорап өйгә кайтып киттем. Иптәшем Харис авыр хәлдә иде. Төнлә кисәк уяндым. Ул көнне кызым Хәния дә бездә кунды. Харис шыбыр тиргә баткан. Бөтен өс-киемен алмаштырдык. Кызым чәй һәм аш куеп җибәрде. Чәйне кашыклап эчердем. Ничәдер кашыктан соң,”Булды”, диде дә күзләрен мәңгелеккә йомды. Мине көткән булган икән ул”. Суфия апаның бүгенге көндә 3 оныгы, 4 оныкчыгы бар. Фәниясенең кызы Алия кибеттә эшли, бер бала үстерә. Ә кече кызы Хәниянең 1 малай, 1 кыз.

Суфия апа берүзе генә тора. Ләкин ул ялгыз түгел. Якыннары гел аның янына килеп, кайтып йөриләр. Күп авырлыклар күргән апаебыз тик утырырга яратмый. Кул эшләре белән шөгыльләнә. Носкилар, киезләр бәйли. Сарык җонын да үзе тетә, үзе җебен җегерли. “Бер карават почмагында йон җегерләсәм, берсендә носки бәйлим. Урамга чыксам, йоннарның яхшыларын сайлап керәм”, – ди ул елмаеп. Якыннарына да, күршеләренә дә әллә ничә пар носкилар бәйләп бирергә өлгергән. Уңган кешенең кулыннан бар эш тә килә шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев