Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Район яңалыклары

«Мәдәниятле гаиләм белән горурланам»

Безнең гаиләбез бу сыйфатларны саклаучы, гореф-гадәтләрне, гаилә традицияләрен дәвам итүче. Мин гаиләм белән горурланам, чөнки ул мәдәниятне сөюче гаилә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Гаилә – кеше өчен иң мөһим, иң җаваплы эш.   Гаилә сүзен әйткәч, үзебезнең иң якын, иң    кадерле кешеләребезне, үзебез яшәгән өебезне,  безне чолгап алган көндәлек таныш табигатьне күз алдына китерәм. Гаилә ул бик олы сүз. Әти-әни, әби-бабай – гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре. Абый- апаларыбыз безне кайгырталар, эне-сеңелләребез безнең ярдәмгә мохтаҗ. Кешеләр бер-берсен кайгыртып яшәргә, бер-берсенә таяныч булырга тиеш. Димәк, гаилә – ул олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгырткан кешеләр яши.

Һәр гаиләнең үз кагыйдәсе, традициясе, кыйммәтләре була. Безнең гаиләбез бу сыйфатларны саклаучы, гореф-гадәтләрне, гаилә традицияләрен дәвам итүче. Мин гаиләм белән горурланам, чөнки ул мәдәниятне сөюче гаилә.

Минем әбием – Галиуллина Хөмәйрә Мансур кызы 1946 елның 3 октябрендә Мичәнбаш авылында туа. Авылда башлангыч белемне ала һәм V сыйныфка Шәмәрдән  урта мәктәбенә килә. Интернатта торып укый,  1965 елда 11 сыйныфны  гел  “5” ле билгеләренә тәмамлый ул.  Аны укытучы булырга чакыралар. Әмма кечкенәдән сәнгатькә гашыйк булу аны мәдәнияткә тарта. Ул мәктәп елларында ук сәхнәләрдә җырлап, концерт-бәйрәмнәр алып бара. 19 яшьлек кызның сәләтен күреп, Олыяз авылына клуб мөдире итеп эшкә чакыралар. Клуб дисәң, хәтере калыр, манарасы киселгән мәчет,  иске агач бина, утын ягып җылытыла. Әле миче дә ягарлык түгел, ремонт кирәк. Мәктәп партасыннан гына төшкән кыз балага бик  авыр була.

1966 елда ике финский  йортны берләштереп, йөз кешелек яңа клуб бинасы төзелә. Ул электр белән җылытыла.1967 елда әбием Алабуга мәдәният училищесына читтән торып укырга кереп, аны 1969 елда уңышлы тәмамлый. 1971 елда читтән торып Казан мәдәният институтына укырга керә. 1976 елда югары белемле мәдәният хезмәткәре дипломына ия була. Шул елны  бабаем Миннәхмәт белән гаилә коралар. Аларны мәдәният, моң, гармун, сәхнә берләштерә. Бабам төрле музыка уен коралларында уйный. Гаиләгә ямь өстәп ике бала – Ирек һәм Илзидә дөньяга килә. 

1997 елда Олыяз авылында яңа заманча ак кирпечтән тамаша залы, спорт залы, бию залы булган мәдәният йорты төзелә.Яңа бинада җиң сызганып эшли әбием. Нинди генә мәдәни чаралар оештырмый ул! Шул арада үзенә бүлеп бирелгән чөгендер җирен дә эшкәртә, бәрәңге  чүпләргә дә өлгерә. Партия әгъзасы, пропаганда-агарту эшләрен алып баручы, агитатор,  хатын- кызлар советы җитәкчесе, район суды утырышчысы, участок сайлау компаниясе җитәкчесе һәм башка күпме хезмәт,  вазыйфа йөкләнә бер кешегә. Хезмәтен күрәләр әбиемнең,  аның хөрмәтенә Дан флагы күтәрелә, кызыксындыру бүләкләре, грамота, дипломнар бирелә. 1987 елда Хөмәйрә Мансур кызына хезмәт ветераны исемен бирәләр.

1993 елда  «ТРТ» каналы (Татарстан радиосы һәм телевидениесе) Олыяз клубына каз өмәсен төшерергә килә. Эш тәҗрибәсен тарату өчен, 1994 елда каз өмәсе бәйрәме  Хадиевлар йортында кабат төшерелә. Әбиемнең эшен телевидение аша бөтен дөнья  күрә, өйрәнә.

Көн саен бер үк сукмактан эшкә ашыга әбием. Ә башында уйлар, Яңа ел җитә, 23 февраль,  Нәүрүз, юбилей кичәсе, солдатка озату, очрашулар... Айлар, еллар, гомер уза, лаеклы ял, 46 ел эш стажы. Ләкин әбием пенсиягә чыккач та, 2011 елга кадәр эшен дәвам итә. Изге эшләр дә башкара әбием. Мәдәният йортына Килдебәк авылыннан Зәлия  абыстайны чакырып, дин сабаклары укыту эшен оештыра.Анда белем алучылар укуларын Мөхәммәдия мәдрәсәсендә дәвам итеп, дипломлы абыстайлар булалар. 46 ел бер урында  хезмәт куя ул. Шул еллар эчендә ничә мәдәният министры эшләсә, барысының да  Мактау грамоталары бар әбиемнең  кулында. Әбием әле дә хәрәкәттә. Олыяз мәдәният йорты каршында 2000 елда оештырылган "Умырзая" фольклор ансамблен җитәкли. Әле күптән түгел генә  Рәсәй күләмендә узган 4 халыкара "Татар моңы мәңге яшәр" фестиваль-конкурсында 2 дәрәҗә лауреат дипломына ия булдылар. Быел гаиләбездә юбилейлар елы -  Хөмәйрә әбиемә 80 яшь, бабам Миннәхмәт белән бергә тормыш коруларына 50 ел була. 

Әтием Ирек һәм  әнием Энҗенең дә танышулары мәдәният, сәхнә белән бәйле. 2007 елның март  аенда Саба районы мәдәният йортында “Мөселман кызы“ бәйгесе уздырыла. Югары Симет урта мәктәбеннән әниемнең укучысы да бу бәйгедә катнаша. Әтием дә Олыяз мәдәният йортында эшләүче әбиемә булышырга килә. Сәхнә артындагы ыгы-зыгы арасында Ирек белән Энҗе танышырга өлгерәләр. Аннан соң телефоннан аралашу, очрашулар дәвам итә. 2007 елның август аенда Ирек белән  Энҗе гаилә коралар. Матур гаилә дәвамчылары булып мин – Сөмбел, энем Сәид туганбыз.

Мәдәният ярдәмендә корылган гаилә,  әлбәттә, сәхнәсез яши алмый. Әти дә, әни дә сәхнәдән төшмиләр. Алар  спектакльдә катнашалар, җырлыйлар, бииләр, концерт-бәйрәмнәрне алып баралар.  Аларга ияреп без дә сәхнә түрендә чыгыш ясыйбыз. Мәдәният  күңелне ача, кәефне күтәрә, җанны ял иттерә. Кайчак кайгыларны оныттыра, халыкка  яктылык, мәрхәмәт  өләшә, матурлыкны күрергә, тоя белергә, бәяләргә өйрәтә.

Мәдәният – халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге. Ул матурлыкка хезмәт итә, җанны, күңелне савыктыра. Мәдәният ул — кешеләргә белем, тәрбия бирү вазифаларын үтәүне үз өстенә йөкләгән күренеш. Минем гаиләм иң мәдәниятне сөюче  гаилә. Без кешеләрне ял иттереп кенә калмыйбыз, аларга шатлык- сөенеч бүләк итәбез. Мин үземнең гаиләм белән горурланам.

Сөмбел Галиуллина,

Олыяз авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев