Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында инклюзив белем бирү” дигән темага төбәкара семинар үткәрелде

2022 нче елның 30 нчы ноябрендә Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчасында укытучы-логопедлар һәм педагог-психологлар өчен “Мәктәпкәчә белем бирү оешмасында инклюзив белем бирү” дигән темага төбәкара семинар үткәрелде. Семинар эшчәнлегендә Саба, Биектау, Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәре педагоглары катнашты.

      Семинар   балаларның сәламләве белән башланып китте. Килгән кунаклар уртанчылар төркемендә театраль  тамаша карадылар. “Әкият” балалар бакчасы педагоглары  Гатауллина З.М., Хабибуллина Г.И, Нагимова А.Х., Саба һәм Биектау районы укытучы-логопедлары,  Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәре педагоглары чыгыш ясадылар, инклюзия буенча булган  тәҗрибәләре белән  уртаклаштылар. Килгән кунаклар семинар эшенә югары бәя бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев