Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Малың артсын дисәң - бүлеш

Быел районыбыз мәктәпләренә беренче сыйныфка барлыгы 447 бала барачак.

    Республика күләмендә «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясе үткәрелә башлаганга быел 15 ел тулды. Районыбызда яңа уку елы алдыннан хәйрия акциясен уздыру күркәм традициягә әверелде. Шунысы куанычлы, елдан-ел игелекле чарага кушылучылар да, хәйриячеләр ярдәме белән шатлыклы мизгелләр кичерүче балалар саны да арта бара.

   «Мәктәпкә җыенырга булыш» акциясенең быелгысы 17 августта  Балалар иҗат үзәге актлар залында районыбызның аз керемле гаиләләрендә тәрбияләнгән укучылар һәм аларның әти-әниләре катнашында үтте. «Ел да шушы күңелле мизгелләр кабатлана.  Булган малың белән һәрвакыт бүлешергә кирәк. Әлеге акциягә кушылучыларга бик зур рәхмәт. Яхшылык бервакытта да җирдә ятмый, кире үзеңә әйләнеп кайта. Районда 1сентябрьдән укучыларның ашханәдә туклануның үзкыйммәте артты. Әмма районның өстәмә табышына нигезләнеп, әти-әниләр түли торган өлеше арттырылмый калынды. Бу бик кыйммәткә төшә, әмма шулай хәл ителде. Әти-әниләргә балаларны дөньяга китергән өчен бик зур рәхмәт», – диде үз чыгышында муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов. Бу көнне районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән 28 укучы район башлыгы кулыннан мәктәп сумкалары кабул итеп алды.

   Әлеге чарада якташыбыз, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев катнашып, тугыз баланы уку әсбаплары җыелмасы белән сөендерде. «Беренче сыйныфка баручыларга якты, матур тәэсирләр, укучыларга, әти-әниләргә зур көч, сабырлык телим. Укытучыларның зур хезмәте, һөнәри осталыгы белән белем серләренә төшенә башларсыз. Әти-әниләрегезне 5ле билгесе белән генә сөендерегез!», – диде Марат Галиев. Һәр елны районыбызның оешма-предприятиеләре дә әлеге хәйриячелек акциясендә  иганәчелек ярдәмнәре күрсәтәләр. Шулай ук "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында "Таттелеком" җәмгыятенең укучыларны сумкалар белән куандыруы күркәм традициягә әйләнде. Быел да изге гамәлгә тугры калып, «Таттелеком»ның район электр элемтәсе бүлеге начальнигы Алмаз Галиев алты укучыга матур сумкалар бүләк итте. Шулай ук шәхси эшмәкәр Алмаз Газизов, «Әхмәтов» крестьян-фермер хуҗалыгы, Саба шәһәр башкарма комитеты, «Мөхәммәтшин» крестьян-фермер хуҗалыклары вәкилләре иганәчелек ярдәмнәре күрсәттеләр.

   Тенеки авылыннан җиде бала тәрбияләүче Гомәровлар әлеге чарага дүртәүләп – әниләре Илдария, 7 сыйныфта укучы Ратмир, 4 сыйныфтагы Райлә, 3 сыйныфтагы Ралия белән килгән иде. «Мондый ярдәмне һәр елны кабул итәбез. Җитәкчеләргә, хөкүмәтебезгә зур рәхмәт. Мәктәпкә тулаем әзерләнеп бетсәк тә, яңа сумкалар запас булып тора. Әле мәктәпкә кермәгән өч бала да бар», – ди Илдария ханым. Төбәктән Гүзәл Мәрданова да 1 сыйныфка баручы кызы Мәдинә белән килгән иде. «Балалар 1 сыйныфка баруны аеруча куанып, үзләренчә зур өметләр белән көтә. Бүләкләр белән күңелләре тагын да күтәрелеп, икеләтә шатлык хисләре кичерделәр. Сабыйларны куандырган хәйриячеләрнең эшләре уң булсын, үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын», – ди Гүзәл ханым. «Юмарт кулга мал күбрәк керә», – дигән борынгылар. Самими балаларны сөендергән изге күңелле хәйриячеләрнең эшләре уң буласына шик юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев