Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Марат Әхмәтов: «САБА ТАНЫМАСЛЫК БУЛЫП ҮЗГӘРДЕ!»

Узган җомгада районыбызга эш визиты белән ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов килде.

Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге делегация иң элек  төзелеш эшлә­ре тәмамланып килүче  “Саба” сә­нәгать паркы белән танышты. Парк­та эшчәнлеген башлаячак товар җитештерүчеләр  үзләренең про­дукциясеннән күргәзмә тәкъдим иттеләр. Биредә “Акташ” җәмгыяте  385 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарган. Паркта бүгенге көндә 2 резидент үз эшләрен башлаганнар. “Саба” сәнәгать паркы идарәче компаниясе директоры Илшат Хуҗин әйтүенчә, 40 гектарлы мәйданның инде 40 проценты бүленеп бирелгән. Биредә Казахстаннан да производство объектлары өчен кондиционер һәм вентиляция җайланмалары җитештерүче компания үз эшчәнлеген җәелдерәчәк. Парк территориясендә яңа проект –  авыл хуҗалыгы өчен югары сыйфатлы терлек азыгы җитештерү  комплексы булачак. Парк 2024 елда тулы көченә сафка басар дип планлаштырыла. Марат Әхмәтов һәрбер компания  эшчәнлеге белән якыннан танышып,  аеруча яңа юнәлеш – йорт хайваннары өчен азыклар сату белән шөгыльләнүче   “Р.Вәлимөхәммәтов” крестьян-фермер хуҗалыгының алдагы планнары   белән кызыксынды.  Фермер мал сую  цехлары белән килешүләр нигезендә питомниклар, махсус этләр асраучылар өчен ризыклар ягъни субпродуктлар җитештерүне киңәйтүне күздә тота. Май аенда аерым бинада суыткычлар урнаштырып, эшне башларга ниятлиләр. Терлекләрнең эчке органнарын эшкәртеп,  махсус пакетларда саклау, алга таба субпродуктларны  киптерү дә күздә тотыла.   “Республикада әле мондый колачлы, күләмле проект күргәнем юк иде. Бик күп чыгымнар тотылган, бөтен инфраструктура эшләнгән. Бу районның үзендәге эшче көчләрне дә, читтән кешеләрне китерү өчен дә,  җирле бюджетны тулыландыру өчен дә бик зур чыганак...

Фоторепортажлар: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/marat-khmtov-saba-sngat-parky-beln-tanyshty

http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/marat-khmtov-iteshterche-oeshma-eshmkr-m-zmshgllr-tovarlary-krgzmse-beln-tanyshty

http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/2019nchy-el-yomgaklaryna-bagyshlangan-rayon-sovety-utyryshy-uzdy

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев