Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәрьямбикә әбине 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Казанчы Бигәнәй авылында яшәүче Мәрьямбикә Сабир кызы Латыйпова олуг юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин тәбрикләде.

 Мәрьямбикә Сабир кызы 1933 елның 13 октябрендә  Мамалай авылында дөньяга килгән. 4 сыйныф белем алганнан соң, колхозда төрле эшләр башкара. Аннары Йолдыз районы Мәшләк, Кәшкәрә урманнарында агач кисүдә катнаша.1953-1956 елларда Мамалайда фермада эшли. 1956 елны Казанчы Бигәнәй егете Харис Гасыйм улы Латыйпов белән гаилә корып, 3 кыз, бер ул үстерәләр.  Бүгенге көндә Мәрьямбикә әби Сабада яшәүче кызы Рәмзия гаиләсендә, 8 оныгы,7 оныкчыгы булуына куанып бәхетле картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев