«Матур киләчәгебез өчен тавыш бирдем»
Балалар иҗат үзәге бинасында урнашкан 2483 номерлы сайлау участогында бу сәгатьләрдә ( 15.00 сәгатьтә) барлыгы 1315 сайлаучының меңгә якыны үз тавышын биреп өлгергән.
"Татарстан Рәисен сайлау халыкның зур активлыгы белән бара. Хәтта иртәнге сәгатьләрдә чират торып сайладылар. Иң беренчеләрдән булып сайлау участогы ачылуга Фәнил Зиннәтуллин килде. Аңа махсус бүләк тапшырылды. Шулай ук18 яше тулып, быел беренче тапкыр үз тавышын бирү хокукына ия булган 18 яшь сайлаучының 14 е бу сәгатьләрдә сайлап өлгерде", - ди сайлау участогы рәисе Илнар Гайнуллин. "Мин сайлауга һәрчак зур ышаныч белән барам. Бүген дә үземнең гражданлык бурычымны үтәп, матур киләчәгебез өчен үз тавышымны бирдем. Татарстаныбыз,туган төбәгебез Сабаның үсүе, яңаруы, ныклы адымнар белән алга баруы күз алдыбызда. Тыныч, матур, якты киләчәк - үзебезнең кулда", - ди Айдар Шәрәфиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев