Махсус операциядә катнашучылар Татарстан Рәисе Спорт кубогы финалында катнашты
Җиңүчеләр арасында райондашларыбыз да бар
Казанда махсус хәрби операция катнашучылары һәм ветераннары арасында Татарстан Республикасы Рәисе Спорт кубогының финал этабы ябылу тантанасы һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Ярышлар 4 һәм 5 сентябрьдә узды. Чара бөтен Татарстаннан 200гә якын спортчыны берләштерде һәм Ватанны саклаучыларга ярдәм итүгә һәм тернәкләндерүгә юнәлдерелгән проектның кульминациясе булды.
Турнир 2025 елның июлендә сайлап алу этаплары белән старт алган иде. Татарстан Республикасының берничә төбәгендә – Әлмәт, Байлар Сабасы, Түбән Кама һәм Казанда – йөзү, өстәл теннисы, нарды һәм кул көрәше буенча ярышлар узды.
Финал этабында ветеран спортчылар сигез дисциплинада көч сынаштылар: волейбол, мини-футбол, армрестлинг, өстәл теннисы, ядрә белән ату, йөзү һәм һ.б.
Ярышларда районыбыздан махсус хәрби операция ветераннары да катнашты. Барлык этапларда катнашучыларга район буенча Ватанны саклаучылар фондының социаль координаторы Әлфия Мәүлетова ярдәм итте.
Ярышларда үз категорияләрендә
✔️1 урын (йөзү буенча) - Рафиков Ильдус
✔️2 урын (пневматик мылтыктан ату) - Фларид Мавлетов
✔️1 урын (кул көрәше)- Рафиков Ильдус
Якташларыбыз белән горурланабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев