Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Мәдәният бүлеге – яшьләр белән

Кайберәүләрдән, яшьләргә барыр урын, матур, файдалы ял итәргә мөмкинлек юк, дигән сүзләр ишетергә туры килә. Шушы зарны күздә тотып, мәдәният бүлегендә яшьләр белән эшләү елдан-ел яңа төсмерләр ала. Бу – замана таләбе. Алар белән «бер дулкында» яшәгәндә генә бүгенге яшьләрне китапханәгә җәлеп итә алачакбыз. Яшьләр еш кына китапханә – ул күңелсез урын, үткәндәге кичерешләр дип уйлый.

Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе бу фикер белән килешмичә, 3 июльдә яшьләр өчен,«Biblio party» клубы мәхәббәт хештегы астында әдәби-музыкаль кичә оештырды. Чара тренинг формасында мавыктыргыч танышу белән башланып китте. Альберт Галимуллин һәм Гүзәл Шәфигуллина чараның махсус чакырылган кунаклары иделәр. Алар үзләренең җырлары белән кичәне тагын да бизәделәр. Әдәби кичәдә сүз мәхәббәт турында барды. Яшьләр бу темага бик теләп фикер алыштылар. Әңгәмә барышында “Мәхәббәт нәрсә ул?” “Беренче мәхәббәт ничә яшьтә була?” “Чын сөю бармы?” дигән сорауларга җаваплар эзләнде. Шагыйрә Гөлүсә Шаһбанның мәхәббәт темасына язылган шигырьләрен яшьләргә уку бик урынлы булды. Ә 9 июльдә «GameTime» исеме астында өстәл уеннары көне узды.Өстәл уеннары- ул ләззәт тә, бер үк вакытта үсеш тә. Иң мөһиме, өстәл уеннары белемнәрне үстерергә, фикерләргә, хә­терне яхшыртырга, уйларга өйрәтә. Шулай ук “Biblio party” клубының катнашу­чылары уен барышында нәтиҗәләр һәм карарлар кабул иттеләр, бер-берсе белән аралашып күңелле вакыт үткәрделәр.

Авыл китапханәләре дә, мәдәният хезмәткәрләре бе­лән берлектә, төрледән-төрле чаралар уздыралар. Мәсәлән, Явлаштау авылында “Ямьле Саба“ проекты кысаларында “Яшьләр” урамы буйлап яшүсмерләр белән туристик маршрут уздырылды. Беренче йортта яшәүче Шиһабиевлар әлеге урамга 1983 елда беренчеләрдән килеп урнашулары, урамның тарихы турында сөйләде. Шушы урамнан Оркыя апа Балтачева, Ринат абый Шамиловның да яшьләргә әйтер сүзләре бар иде. Кул эшләре остасы Зөлхия апа Шириева чиккән сөлгеләре күргәзмәсе янында мастер-класс күрсәтте. Җиде ел элек Явлаштауга Казаннан кайтып төпләнгән Халиковлар гаиләсе барысын да казанда пешкән пылау белән сыйлады. Әлеге чара яшьләргә күп мәгълүмат бирде, үрнәк гаиләләр белән аралаштып, авылдашларының яңа яклары ачты. “Ямьле Саба” проекты кысаларындагы чараны Олы Шыңар авылында да оештырдылар. “Авылымда мең тарих” туристик маршрутында яшьләргә “Барый” чишмәсе турында риваять сөйләнеп, чишмә янында әби-бабайларыбыз яратып уйнаган уеннарын, җыр-биюләрне искә төшерделәр. Маршрут Һа­ди Такташ урамы буйлап дәвам итте һәм трибун шагыйрьнең шигырьләре укылды. Шыңарларның яшь­ләргә багышланган чарасы “Балык күле”ндә туган як турында җырлар, кичке уен белән тәмамланды

Саба үзәк китапханәсе каршында һәр атна яшьләр өчен махсус чаралар уздырыла. Мәдәният йортлары, китапханәләр сезнең ачышларга, эзләнүләргә омтылу, хыялларны тормышка ашыру урыннары булсын иде дигән теләктә үзебезгә көтеп калабыз.

Илсөяр Шакирҗанова.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев