Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Мөгезле кияүләр» : Шәмәрдән мәдәният йортында искиткеч шоу-тамаша узды

Актерларның искиткеч уены беркемне дә битараф калдырмады.

Программа мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм «Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» Шәмәрдән филиалы укучылары белән берлектә әзерләнгән иде. Тамашада авыл егетләре – Ямил, Галим, Исмаил һәм Шәкүрнең чибәр Диләфрүзгә гашыйк булулары турында сөйләнелде. Егетләрнең һәрберсе кызның йөрәген яуларга тырышты. Рәхмәтле тамашачылар көчле алкышлар белән соклануларын белдерделәр. Соңыннан рәхмәт сүзләре белән мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Заһидуллин һәм авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев рәхмәт сүзләре белән чыгыш ясадылар. Шоу-тамаша бик бай булды, бер сулышта узды. Сәхнәгә куючы режиссер - Шәмәрдән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Альфира Шакирова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев