Мичкә яга беләсезме?
Салкыннар башлану белән утын ягу мичләреннән чыккан янгыннар да арта.
Беренчедән, җәйге чорда йорт хуҗалары ут-күздән саклану чаралары турында оныта. Икенчедән, мичләр дә әкренләп туза, алардан ярыклар барлыкка килә. Мич янгыннарының пигы ягу сезоны башланган вакытка туры килә. Мунчаларда, утын ягыла торган йортларда яшәүчеләргә мичнең һәм төтен юлының төзеклеген тикшерергә, ярыкларны балчык-ком катнашмасы белән сыларга кирәк. Мичне хәвефсез файдалану өчен аның алдындагы агач идәндә 0,5 х 0,7 метр зурлыктагы калын калай булырга тиеш. Мич янында һәм аның өстендә җиңел янып китүче матдәләрне яисә материалларны сакларга, кер киптерергә ярамый. Ягу өчен тиз кабынып китүчән сыеклыклардан файдалану катгый тыела. Утын мичтән озын булып чыгып торырга тиеш түгел, чөнки утлы күмерләр һәм кисәү башлары идәнгә төшәчәк. Мичне һәрвакыт ак төскә агарту сорала. Шушы таләп үтәлгәндә, анда төтен чыккан урыннар каралып, ачык күренеп торачак. Үтә салкыннарда мичләрне 1,5 сәгать саен, аз-азлап ягарга тәкъдим ителә. Йокларга ятарга 3 сәгать кала ягуны туктатырга кирәк.
Мичне яңадан чыгарганда билгеле бер таләпләрне үтәү зарур. Ярыклар барлыкка килмәсен өчен аның нигезе уйнамый торган булырга тиеш. Төтен каналының эчке ягыннан агач түшәмгә кадәрге ара 37 сантиметр киңлектә калдырыла.
Янгын чыкканны яки ут телләре күтәрелүен (төтен таралу, көйгән ис килү) күргән очракта, кичекмәстән “01” телефоны буенча хәбәр итәргә кирәк. Шул ук вакытта объектның адресын, янгын чыгу урынын да әйтү зарур. Кешеләрне, мөлкәтне коткару һәм беренчел янгын сүндерү чаралары белән утны сүндерү буенча мөмкин булган чаралар күрергә, янгын подразделениеләрен каршы алуны оештырырга кирәк. Янгынны сүндергән вакытта пыяла тәрәзәләрен бәреп ватарга һәм ишекләрне ачып куярга ярамый, бу янгынның дөрләп китүен арттыра.
Айнур Галимуллин,
Саба һәм Теләче районнарында янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев